26.02.2008
Бүген Яшел Үзәндә муниципаль районның җирле берләштерелгән советы сессиясе булып узды. Аның эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов та катнашты.
25.02.2008
25 нче февральдә “АК БАРС” БАНК ААҖ һәм KP Chemical Корея компаниясе арасында уртак предприятие турындагы килешүгә тантаналы рәвештә кул кую булды. Әлеге килешү кысаларында Татарстан Республикасы махсус икътисади зонасы территориясендә яңа нефть химиясе полиэтилентерефталат (ПЭТФ) производствосы төзеләчәк. Бу проектка каралган инвестицияләр күләме 100 млн. евродан артык тәшкил итәчәк.
23.02.2008
Кадерле Татарстан Республикасы гражданнары! Бүген без батырлык, ныклык, Ватанга бирелгәнлекне символлаштыра торган барлык халыкның яраткан бәйрәмнәреннән берсен билгеләп үтәбез. Ул һәр гаиләдә бәйрәм ителә. Илебезнең данлы тарихындагы барлык этапларда да Ватанны саклаучылар, үзләрен аямыйча, аның чикләрен саклап килделәр. Әлеге тантаналы көндә без данлы Кораллы Көчләребезнең барлык буынын хөрмәтлибез. Нәкъ менә алар Росссия дәүләтенең тотрыклылыгы һәм тынычлыгы терәге булдылар һәм шулай булып калачаклар да.
22.02.2008
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Чүпрәле районының Уби авылында балалар һәм яшүсмерләр өчен “Җылы йорт” социаль ятимнәр йортының күп функцияле бинасын ачуда катнашты. Ятимнәр йорты 30 тәрбияләнүчегә исәпләнгән. Аның гомуми мәйданы 1057 кв. метр. 10 га да өй янындагы участогы бар. Ятимнәр йортын төзү 2002 елда башланган иде.
20.02.2008
Бүген Рөстәм Миңнеханов “2008 елда Татарстан Республикасында төзелеш комплексы үсеше – төбәкнең инвестицион потенциалы” беренче конференциясен ачу вакытында чыгыш ясаганда: “Илнең үсеше күбесенчә безнең төзелеш комплексының бүген үзе алдында торган мәсьәләләрне чишәргә ни дәрәҗәдә әзер торуына бәйле булачак”, - диде. Казанда (“Мираж” кунакханәсе) үткәрелә торган конференциянең оештыручылары Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы һәм “КоммерсантЪ” нәшрият йорты (Идел-Урал вәкиллеге) булды.
19.02.2008
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан сәнәгать предприятиеләре тарафыннан дәүләт оборона заказын үтәү мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде.
18.02.2008
Бүген, 2008 елның 18 нче февралендә, Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнехановның Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш буенча федераль агентлык җитәкчесе Юрий Никитич Беленков белән очрашуы булып узды.
15.02.2008
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнехановның “Россия тимер юллары” ААҖ филиалы – Горький тимер юлы башлыгы Сергей Козырев белән очрашуы булып узды.
14.02.2008
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Россия Федерациясенең Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәте (Россия сәламәтлек саклау күзәтчелеге) җитәкчесе Николай Юргель белән эшлекле очрашу үткәрде. Анда дәүләт социаль ярдәмен алу хокукына ия булган республика гражданнарын кирәкле дарулар белән тәэмин итү, Татарстанның Россиядә кан препаратларының заманча производствосын булдыру буенча федераль инвестицион проектта катнашуы турында сүз барды.
13.02.2008
Башкарма хакимият органнары бурычларының берсе – мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне тулыканлы тормышка кайтару өчен, шартлар тудыру. Бу турыда бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов “Татарстан Республикасы буенча Медицина-социаль экспертизасы Баш бюросы” федераль дәүләт учреждениесе структур бүлекчәләренең йомгаклау киңәшмәсендә хәбәр итте.