25 нче февральдә “АК БАРС” БАНК ААҖ һәм KP Chemical Корея компаниясе арасында уртак предприятие турындагы килешүгә тантаналы рәвештә кул кую булды
25.02.2008
25 нче февральдә “АК БАРС” БАНК ААҖ һәм KP Chemical Корея компаниясе арасында уртак предприятие турындагы килешүгә тантаналы рәвештә кул кую булды.
Әлеге килешү кысаларында Татарстан Республикасы махсус икътисади зонасы территориясендә яңа нефть химиясе полиэтилентерефталат (ПЭТФ) производствосы төзеләчәк. Бу проектка каралган инвестицияләр күләме 100 млн. евродан артык тәшкил итәчәк. “АК БАРС” БАНК ААҖ Россиянең иң эре 20 банкы рәтендә тора. 2007 елның 1 нче октябренә алынган мәгълүматларга караганда, банк Россия банклары арасында шәхси капитал күләме буенча - 15 нче урынны, активлар суммасы буенча 17 нче урынны алып тора. 2008 елның 1 нче гыйнварына устав капиталы 19 млрд. сум, шәхси капиталның зурлыгы 27,7 млрд. сум тәшкил итте. Банк клиентлары булып, (2008 елның 1 нче гыйнварына) 34,6 мең юридик зат һәм 1,8 млн. физик зат тора. Банкның 37 филиалы бар, һәм ул Россия Федерациясенең 24 төбәгендә урнашкан.
KP Chemical – халыкара нефть химиясе компаниясе Мәскәүдә сәүдә һәм кунакханә секторын инвестицияли һәм Россиядә өстәмә инвестицияләр кертергә уйлый торган Lotte Grouр ның бүлендек компаниясе булып тора. Бүгенге көндә КP Chemical Кытайда проект буенча әһәмиятле чимал булган яңа терефтал кислотасы производствосын эшләтә башлады. Ул дөньякүләм полиэтилентерефталат (ПЭТФ) җитештерүчеләрнең (терефтал кислотасы һәм моноэтиленгликольне поликонденсацияләү юлы белән алына торган термопластик полиэфир) берсе һәм Россияне әлеге чимал белән тәэмин итеп торучы, үсеш алган сату челтәренә дә ия. Әлеге материал рентген пленкалары, автомобиль шиннары, эчемлек өчен шешәләр, югары барьерлылык үзәнчәлегенә ия булган пленкалар, тукымалар өчен сүс ясауда киң кулланыла. Яңа заводта шешәләр полиэтилентерефталаты җитештерү планлаштырыла. Корея партнерын әлеге проектка җәлеп итү махсус икътисади зонаны үстерү аркасында, аның территориясендә зур производство комплекслары өчен киң инфраструктура булдыру нәтиҗәсендә генә мөмкин булды. Инфраструктураның барлык объектларын планлаштырылган комплекска китереп җиткерү 2008 елның ахырына гына мөмкин булачак. Завод елына 300 мең тонна егәрлектәге яңа заманча кораллар белән җиһазландырылачак. Хәзерге этапта өч лицензиар - Buhler, Uhde Inventa Fischer һәм Lurgi Zimmerның технологияләре карала. Әлеге мәсьәләдә технологик ярдәмне “Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ күрсәтә.
"Ак Барс Банк" матбугат хезмәте