Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнехановның Ватанны саклаучылар көне белән котлавы

23.02.2008

Кадерле Татарстан Республикасы гражданнары! Бүген без батырлык, ныклык, Ватанга бирелгәнлекне символлаштыра торган барлык халыкның яраткан бәйрәмнәреннән берсен билгеләп үтәбез. Ул һәр гаиләдә бәйрәм ителә. Илебезнең данлы тарихындагы барлык этапларда да Ватанны саклаучылар, үзләрен аямыйча, аның чикләрен саклап килделәр. Әлеге тантаналы көндә без данлы Кораллы Көчләребезнең барлык буынын хөрмәтлибез. Нәкъ менә алар Росссия дәүләтенең тотрыклылыгы һәм тынычлыгы терәге булдылар һәм шулай булып калачаклар да. Без Бөек Ватан ветераннары батырлыгы белән горурланабыз, әфганчыларның чыдамлылыгы, киеренкелек учакларында Россия Федерациясенең бөтенлеген саклаган солдат һәм офицерларның ныклыгы белән горурланабыз. Шунысы куанычлы: бүген үткән көрәш геройларының оныклары һәм оныкчыклары алар эшен дәвам иттерәләр. Аларның күбесе өчен Кораллы Көчләрдәге хезмәт чын мәгънәсендә батырлык мәктәбе булып тора. Югары профессиональлек күрсәткән хәлдә, алар теләсә кайсы минутта ил сагына басарга әзер торалар. Соңгы елларда Россия Федерациясе җитәкчелеге белән дәүләтнең икътисади һәм хәрби яктан көчле позициясен кайтару өчен, күп нәрсәләр эшләнә. Кораллы Көчләрнең сугышка хәзерлеге ныгытыла, аларны заманча кораллар һәм хәрби техника белән коралландыру эзлекле рәвештә алып барыла. Хәрби хезмәткәрләрне, хәрби хезмәттән азат ителгән гражданнарны һәм алрның гаилә әгъзаларын социаль яклауның ышанычлы хәрәкәт итә торган системасын төзү буенча актив сәясәт үткәрелә.
Безнең республикада шулай ук оборона-сәнәгать комплексын үстерүгә зур игътибар бирелә. Базар үзгәртеп коруларының катлаулы шартларында без илнең милли куркынычсызлыгын тәэмин итә торган предприятиеләр нигезен саклап кала алдык. Системалы рәвештә якын килә белү нәтиҗәсендә, оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләрендә җитештерү күләмен арттыра алдык. Бик күп кенә белем бирү учреждениеләрендә музейлар оештырылды, яшьләрне армиядә хезмәт итү хәзерлеге алып барыла торган хәрби-патриотик клублар эшли. Хәрби хезмәткә чакырылучы татарстанлыларның Россия сугышчысы дигән югары исемгә лаек булуы турында билгеләп үтү мине куандыра. Алар Ватаныбызның оборонага сәләтлелеген ныгытуда лаеклы өлеш кертәләр.
Хөрмәтле ветераннар, армия һәм флот сугышчылары һәм республиканың барлык гражданнары! Татарстан Республикасы җитәкчелеге исеменнән һәм шәхсән үзем сезне бәйрәм белән чын күңелдән тәбрик итәм, сезгә һәм гаиләләрегезгә ныклы сәламәтлек, бәхет телим!

Татарстан Республикасы Премьер-министры Р.Н. Миңнеханов