Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Горький тимер юлы 2008 елга хезмәттәшлек турындагы беркәтмәгә кул куйды

15.02.2008

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнехановның “Россия тимер юллары” ААҖ филиалы – Горький тимер юлы башлыгы Сергей Козырев белән очрашуы булып узды. Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Илдус Фәсхетдинов, Горький тимер юлының Казан бүлеге башлыгы Иван Белов, Татарстан Республикасының муниципаль берәмлек җитәкчеләре катнашты. Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы 2007 елда Горький тимер юлы Казан бүлегенең эш нәтиҗәләрен уңай яктан бәяләде. Узган ел йөк әйләнеше 26,48 млрд. тонна-километр тәшкил итте, бу 2006 ел дәрәҗәсеннән 8,2 процентка югарырак дигән сүз. 2007 елда “Россия тимер юллары” ААҖ компанияләре тарафыннан Горький тимер юлының Казан бүлеге үсешенә 449 млн. сумнан артык капитал салынган. “Республика икътисады динамик рәвештә үсә, транспорт белән бер урыннан икенче урынга күчерү мәсьәләсе беренче планга чыга. Җитештерүне үстерүне безгә транспорт, беренче чиратта, тимер юл инфраструктурасы үсеше белән бер тигезлектә сакларга кирәк”, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. Сергей Козырев сүзләренә караганда, Горький тимер юлының Татарстан территориясендә инфраструктураны үстерү буенче зур планнары бар. Моңа бәйле рәвештә Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Горький тимер юлы белән уртак үсеш стратегиясе төзергә һәм аны мөмкин кадәр тизрәк тормышка ашырырга кирәк. Очрашуда Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Горький тимер юлы арасында 2008 елга хезмәттәшлек һәм беренчел мәсьәләләр турындагы беркетмәгә кул куелган иде. Документка Рөстәм Миңнеханов һәм Сергей Козырев кул куйды. “Бу декларатив килешү түгел, анда пассажирларны күчерү, логистика мәсьәләләренә, социаль проектларның өстенлекле башлангычларына багышланган күп кенә конкрет бердәм проектлар бар. Сөйләшүләрнең нәтиҗәләре без көткәнгә караганда да яхшырак булып чыкты”, - дип сөйләде журналистларга килешүгә кул куйганнан соң Сергей Козырев. 2008 елда “Россия тимер юллары” ААҖ тарафыннан Татарстан территориясендә тимер юл инфраструктурасын үзгәртеп коруга 2,4 млрд. сумнан артык акча планлаштырылган була, шул исәптән Горький тимер юлының Казан бүлеге тимер юлы предприятиеләре үсешенә - 700 млн. сум. Республикада гамәлгә ашырылырга тиешле масштаблы проектлардан түбәндәгеләрне билгеләп үтәргә мөмкин: 2008-2009 еллар дәвамында Яшел үзән” станциясе вокзалын үзгәртеп кору; Казан үзәкләштерелгән вокзалыннан поездларның бер өлешен “Восстание” станциясенә күчерү (күчерү этаплап алып барылачак); Казан һәм Әгерҗе вокзалларын пассажирларга хәбәр итүнең заманча системалары белән җиһазландыру; тимер юллар аша чыгу юлларын үзгәртеп кору.
Бүген С.Козыревның Татарстанга визиты планнарына Юдино тимер юл узелын карау, Юдино локомотив депосының локомотив бригадалары белән киңәшмә үткәрү, Казан тимер юл узелы пассажирлар комплексын барып карау кертелгән.

"Татар-Информ"