Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов һәм Россия сәламәтлек саклау күзәтчелеге башлыгы Николай Юргель ташламалы категориядәге гражданнарны дарулар белән тәэмин итү мәсьәләләре турында фикер алыштылар
14.02.2008
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Россия Федерациясенең Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәте (Россия сәламәтлек саклау күзәтчелеге) җитәкчесе Николай Юргель белән эшлекле очрашу үткәрде.
Анда дәүләт социаль ярдәмен алу хокукына ия булган республика гражданнарын кирәкле дарулар белән тәэмин итү, Татарстанның Россиядә кан препаратларының заманча производствосын булдыру буенча федераль инвестицион проектта катнашуы турында сүз барды.
Моннан тыш, Татарстан Республикасы Премьер-министры һәм Россия сәламәтлек саклау күзәтчелеге җитәкчесе республиканың медицина, фармацевтика эшчәнлеген һәм наркотик матдәләр, психикага тәэсир итә торган әйберләр әйләнеше белән бәйле эшчәнлекне лицензияләү, күрсәтелә торган медицина ярдәменең сыйфаты туры килүне контрольдә тоту (гражданнар сәламәтлеген саклау турындагы закон нигезләренең 258 нче номерлы федераль канун басмасы) буенча федераль үзәк тарафыннан тапшырылган йөкләмәләрне гамәлгә ашыруга әзерлеге турында фикер алыштылар.
Очрашуда Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов, Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Лицензияләү идарәсе башлыгы Анатолий Корсунский, Татарстан буенча Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте идарәсе җитәкчесе Рөстәм Сафиуллин, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының сәламәтлек саклау бүлеге башлыгы Борис Менделевич катнашты.
Очрашу ахырында Борис Менделевич хәбәр иткәнчә, Россия сәламәтлек саклау күзәтчелеге башлыгы Николай Юргель республикадагы ташламалы категориядәге гражданнарны кирәкле дарулар белән тәэмин итү буенча хакимиятнең башкарма органнары эшчәнлеген уңай бәяләгән.
Шуны да искәртик: 2008 елдан федераль үзәк бу мәсьәлә буенча вазыйфаларның бер өлешен Россия Федерациясе субъектларына биргән. Бу максатларга ирешү өчен, ул аларга субвенцияләр рәвешендә акча күчергән.
1 нче февральгә булган мәгълүматларга караганда, Татарстан Республикасында 115,7 мең кеше федераль ташламадан файдаланучы булып тора (2007 елның 1 нче октябре белән чагыштырганда, ташламадан файдаланучылар саны 4 % ка арткан).
Татарстан Республикасы Премьер-министры Татарстан Республикасының кан препаратлары заманча производствосын булдыру буенча федераль инвестицион проектта катнашуын хуплады.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Айрат Фәрраховка республика территориясендә проектны гамәлгә ашыру буенча Татарстан һәм Россия Федерациясенең сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте арасында үзара бәйләнеш турындагы килешүгә кул кую өчен, кирәкле документларны әзерләү эшенә керешергә әмер бирде.
Борис Менделевич сөйләп узганча, проект кысаларында 2009 елда Кировта плазма һәм составында плазма булган дарулар җитештерү заводын сафка бастыру күздә тотыла. Заводны чимал белән тәэмин итү максатыннан, Киров өлкәсе күршесендә урнашкан төбәкләрдә плазма үзәкләре челтәрен җәелдерү турында карар кабул ителде.
Аерым алганда, Татарстанда елына 85 тонна плазма белән тәэмин итә алачак 8 плазма үзәген төзү күздә тотыла. Республика территориясендәге проектка инвестицияләр 1,2 млрд. сум тәшкил итәчәк.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте