Рөстәм Миңнеханов кайбер Татарстан муниципаль районнарындагы беренчел инвалидлык күрсәткечләренең артуы буенча ситуацияләрне ачыкларга кушты

13.02.2008

Башкарма хакимият органнары бурычларының берсе – мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне тулыканлы тормышка кайтару өчен, шартлар тудыру. Бу турыда бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов “Татарстан Республикасы буенча Медицина-социаль экспертизасы Баш бюросы” федераль дәүләт учреждениесе структур бүлекчәләренең йомгаклау киңәшмәсендә хәбәр итте.
Аның сүзләренә караганда, бүген инвалидларны реабилитацияләү, алар өчен эш урыннары булдыру һәм башкалар Татарстан Республикасы Хөкүмәте ягыннан җитди эшләр таләп итә. “Әлеге проблемалар сезнең ведомство тарафыннан гына чишелергә тиеш түгел, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Инвалид буларак танылган гражданнар санының үсүе, аларны реабилитацияләү белән бәйле ситуациягә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе Социаль иминият фонды бүлеге, шулай ук муниципаль район администрацияләре анализ ясарга тиешләр”.
Рөстәм Миңнеханов проблемалар турында фикер алышуны республика Хөкүмәте утырышларының берсенә чыгарырга әзер булуын әйтеп китте.
“Республикада барлыгы якынча 320 мең инвалид исәпләнә, шуларның 25 меңе – балалар”, - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Премьер-министры. “Бүген киңәшмәдә яңгыраган һәр сан артында кешеләр язмышы һәм аларның проблемалары тора, - диде ул, - инвалидлык алган гражданнар саны арту, бигрәк тә республикада тормыш дәрәҗәсе яхшырып барганда, аеруча борчый. Кешеләрнең нинди сәбәпләр аркасында инвалид булып калуларын өйрәнергә, аларны ничек кисәтергә мөмкин булу ситуацияләре турында уйларга кирәк”.
Шуны да искәртик: республикада өлкәннәр арасында 28,2 мең кеше беренче мәртәбә инвалид буларак танылган. Республика буенча 10 мең өлкән кешегә беренчел инвалидлык күрсәткече 94,1 тәшкил иткән (2006 ел белән чагыштырганда, өчтән бергә кимегән).
Шуның белән бергә өлкәннәр арасында беренчел инвалидлыкның югары дәрәҗәсе 2007 елда Апас районында (10 мең кешегә 176,9), Теләче (169,7), Кама Тамагы (167,7), Әлки (167,6) районнарында билгеләнгән.
Рөстәм Миңнеханов кайбер муниципаль районнардагы беренчел инвалидлыкның шулкадәр югары күрсәткечләрен ачыкларга кирәклеген белдерде. “Әлеге мәсьәлә җитди уйлап эш итүне таләп итә, - диде ул. – Мөгаен, анда медицина көчсездер яки экологик ситуация нормаларга туры килмидер”.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы аеруча балалар инвалидлыгының борчуы турында билгеләп үтте. 2007 елда беренчел тикшерелүгә җибәрелгән 2264 баладан 94,2 % ы инвалид буларак танылган (аларның күпчелеге өч яшькә чаклы булган балалар).
Инвалидларның эш урыннары белән тәэмин ителүенә килгәндә, биредә, Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең Татарстан Республикасы оешмалары позициясе тагы да активрак булырга тиеш.
Киңәшмәдә 2007 ел нәтиҗәләре һәм 2008 елга бурычлар турындагы доклад белән Татарстан Республикасы буенча Медицина-социаль экспертизасы Баш бюросы җитәкчесе Хәйдәр Иксанов чыгыш ясады.
Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов инвалидларны медицина ярдәме белән тәэмин итү һәм ведомствоара бәйләнеш турында хәбәр итте.
Тулаем Россия Федерациясе буенча инвалидлар алдында торган проблемалар турында Медицина-социаль экспертизасы Федераль бюросы вәкиле Галина Волынец сөйләде (соңгы ун ел эчендә 11,5 млн. Россияле инвалид буларак танылган).
Республика гражданнарын протез-ортопедия эшләнмәләре белән тәэмин итү турында “РИН” протез-ортопедия үзәге директоры Владимир Суворов сөйләде.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте