Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе оборона министры урынбасары Николай Макаров республика предприятиеләре тарафыннан оборона заказын үтәү мәсьәләләре турында фикер алыштылар

19.02.2008

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан сәнәгать предприятиеләре тарафыннан дәүләт оборона заказын үтәү мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә Кораллы Көчләрне коралландыру башлыгы - Россия Федерациясе оборона министры урынбасары, армия генералы Николай Макаров та катнашты.
Эш барышында, аерым алганда, оборона-сәнәгать комплексының кайбер предприятиеләре җитәкчеләренең докладлары тыңланылды.
Киңәшмәдә катнашучылар дәүләт оборона заказын үтәү һәм аларны чишү процессында килеп чыга торган проблемаларны тикшерделәр.
Татарстан Республикасында ике көн булып китү кысаларында Россия Федерациясе оборона министрлыгы вәкилләре оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләренең – “КАМАЗ” ААҖ производство мәйданнарын, Горбунов исемендәге Казан авиация производство берләшмәсен, “В.И.Шимко исемендәге радиоэлектрон системалар һәм мәгълүмати технологияләр буенча федераль фәнни-производство үзәге” федераль дәүләт унитар предприятиесен һ.б. карап чыктылар.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте