Рөстәм Миңнеханов: “Илнең үсеше күбесенчә безнең төзелеш комплексының бүген үзе алдында торган мәсьәләләрне чишәргә ни дәрәҗәдә әзер торуына бәйле булачак”
20.02.2008
Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов хәзерге шартларда төзелеш комплексының үсешен Россия өчен дә, Татарстан өчен дә “иң мөһим тема” дип атады.
Бүген Рөстәм Миңнеханов “2008 елда Татарстан Республикасында төзелеш комплексы үсеше – төбәкнең инвестицион потенциалы” беренче конференциясен ачу вакытында чыгыш ясаганда: “Илнең үсеше күбесенчә безнең төзелеш комплексының бүген үзе алдында торган мәсьәләләрне чишәргә ни дәрәҗәдә әзер торуына бәйле булачак”, - диде. Казанда (“Мираж” кунакханәсе) үткәрелә торган конференциянең оештыручылары Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы һәм “КоммерсантЪ” нәшрият йорты (Идел-Урал вәкиллеге) булды. Идел буе федераль округына керә торган Татарстан белән күрше төбәкләрнең тармак министрлыклары җитәкчеләре дә тема белән кызыксынуларын белдерделәр.
Татарстан Хөкүмәте башлыгы конференциядә катнашучыларга 2008 елда республика ирешкән социаль-икътисади нәтиҗәләр турында сөйләде. Мәсәлән, ул тулай төбәк продуктының - 30 млрд. доллар, төп капиталга инвестицияләрнең 8 млрд. доллар тәшкил итүен искәртеп үтте. “Республика территориясендә гамәлгә ашырыла торган иң эре проектларның берсе булып, Түбән Камада нефть химиясе һәм нефть эшкәртү заводлары тора. Проектның кыйммәте 5 млрд. доллар белән бәяләнә, - диде Рөстәм Миңнеханов, - һәм бүген, аны тормышка ашыру өчен, гаять зур проект һәм төзелеш-монтаж куәте кирәк. Проектның төзелеш-монтаж эшләре өчен генә дә ел саен 1 млрд. долларга якын акча юнәлдерергә кирәк”.
Республикада кече һәм урта бизнес өчен инфраструктура күтәрелә бара: технопарклар челтәре төзелә (инновацион, индустриаль, ИТ-технопарк, Химград технопаркы һ.б.)
“Инде бүген үк без төзелеш һәм монтаж көчләренең җитешмәвен, төзелеш индустриясе өчен кадрлар проблемасын бик нык сизәбез, -диде Рөстәм Миңнеханов. – Моннан тыш, без документлар белән бәйле проблемалар – кайбер шәһәрләрдә генераль планнарның булмавын тоябыз”.
Татарстан Республикасы Премьер-министры сүзләренә караганда, әлеге проблемаларның барысы да системалы чишелешне таләп итә һәм ил күләмендә консолидар позицияләр кору таләп ителә.
“Хөкүмәт эшен бәяләүнең төп критерие – тормыш сыйфаты, димәк, гражданнар өчен торак проблемасы да”, - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. Аның сүзләренчә, гражданнарны һәркем сатып алырлык торак белән тәэмин итү өчен, күп проблемаларны чишәргә кирәк.
Бүген төбәкләр бу мәсьәләдә үз күршеләренең тәҗрибәсен өйрәнәләр.
Рөстәм Миңнеханов конференция кысаларында тикшерергә тәкъдим иткән тагын бер юнәлеш – төбәкләрдә төзелеш материалларының һәм туры килгән производстволарның булуы. “Әлеге теманы өйрәнеп, төбәкләр, төзелеш материалларын җитештергән хәлдә, конкуренцияне читләтеп үтә ала”, - дип саный Татарстан Премьер-министры. “Бер-береңне кабатламыйча, конкурентлык тудырмыйча хезмәттәшлек итәр өчен, специальләшүне билгеләргә кирәк, - диде ул. – Төзелеш материалларына тотыла торган акчаның һәр сумы уйлап кертелергә тиеш”.
Конференциядә катнашучыларның сорауларына җавап биреп, Рөстәм Миңнеханов: “Төзелешкә дип җир кишәрлекләре бирү бүген системалы якын килүне таләп итә торган иң җитди мәсьәләләрнең берсе”, - дип белдерде. Банк ябылу проблемасына килгәндә, Татарстан Республикасы Премьер-министры фикеренчә, “банкларга ярдәм итү буенча билгеле бер чаралар күрмичә эш итеп булмый”. Ул шулай ук әлеге мәсьәләнең Россия Хөкүмәтенең беренче урынбасары Дмитрий Медведев белән аның Казанга планлаштырылган визиты кысаларында фикер алышу вакытында күтәреләчәге турында хәбәр итте.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте