Рөстәм Миңнеханов: “Татарстанда балалар өчен тагы 9 социаль ятимнәр йорты ачылачак”
22.02.2008
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Чүпрәле районының Уби авылында балалар һәм яшүсмерләр өчен “Җылы йорт” социаль ятимнәр йортының күп функцияле бинасын ачуда катнашты. Ятимнәр йорты 30 тәрбияләнүчегә исәпләнгән. Аның гомуми мәйданы 1057 кв. метр. 10 га да өй янындагы участогы бар. Ятимнәр йортын төзү 2002 елда башланган иде.
Рөстәм Миңнеханов үзенең сәламләү сүзендә шундый заманча күп функцияле ятимнәр йортының авыр хәлдә калган балалар өчен бик кирәк булуын билгеләп үтте. “Бер үзәкне без бүген ачабыз, шундый ук заманча 9 үзәк Татарстанның башка районнарында да ачылачак”, - дип билгеләп үтте ул һәм ятимнәр йортына төсле телевизор тапшырды.
“Бу күптән көткән көн, - дип билгеләп үтте Чүпрәле районы башлыгы Тимур Нагуманов. - Ятимнәр йортының иске бинасы балалар йортларына карата куела торган ихтыяҗларга һәм бурычларга җавап бирми иде. Яңа бинада балаларны яхшы киләчәк көтә дип уйлыйм. Ләкин барыннан да бигрәк биредә тәрбияләнүчеләрнең мөмкин кадәр тизрәк үз гаиләләренә әйләнеп кайтуларын телим”. “Строй-Дизайн” ҖЧҖ нең генераль директоры Рамил Хәйруллин ятимнәр йорты директоры Зинаида Пелекейкинага яңа ятимнәр йорты бинасының символик ачкычын тапшырды.
“Татспиртпром” генераль директоры Рәшит Шәйхетдинов ятимнәр йортының компьютер классы белән җиһазландырылачагы турында сүз бирде. Рөстәм Миңнеханов ятимнәр йортының тренажер залын, бассейнын, ашханәсен карап чыкты һәм балалар өчен тудырылган уңайлы шартлардан канәгать калды. Аннан соң Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы Иске Чүпрәлегә китте. Анда ул социаль өлкәдәге объектларны төзү һәм аларга капиталь ремонт ясауның барышы белән танышты һәм Чүпрәле муниципаль районының 20 нче сессиясендә катнашты.
"Татар-Информ"