Равил Моратов: “Җитәкчеләр һәм персонал арасында хезмәт хакындагы аерманы кыскартырга кирәк”

26.02.2008

Бүген Яшел Үзәндә муниципаль районның җирле берләштерелгән советы сессиясе булып узды. Аның эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов та катнашты. Сессиядә узган елда районның социаль-икътисади үсеш йомгаклары буенча отчет доклады белән район башлыгы Геннадий Емельянов чыгыш ясады. Ул үткән елда керемнәр буенча район бюджетының 1 млрд. 503 млн. сумга, профицит белән 73 миллионга үтәлүен хәбәр итте. Табышлар суммасының 54 процентын салымнан алынган керемнәр тәшкил итте. Аерым алганда, НДФЛ (физик затлар кеременә салым) җыелу исәбенә 442 млн. сум алынды. Шул ук вакытта недоимка күләме 29,8 млн. тәшкил иткән – 2006 елгы белән чагыштырганда, 26 процентка кимегән. Узган елда, башлык сүзләренчә, бюджет чыгымнары 1 млрд. 430 млн. сум тәшкил иткән. Акчаның 72 проценты социаль-мәдәни өлкәгә тотылган. Мисалга, 12,5 мең шәһәр мәктәпләрендә укучы бушлай туклану белән тәэмин ителгән, 39 гаилә яшь гаиләләргә торак бүлеп бирү программасы буенча фатир алган. Торак-коммуналь хуҗалык тармагына каралган исемлектәге чыгымнарның 24 проценты капиталь ремонт үткәрүгә, калган 76 проценты юлларны һәм йорт тирәсендәге территорияләрне рәтләүгә тотылачак.
Совет депутатлары каршында шәһәр һәм авыл хуҗалыгы эшчәнлегенең төп күрсәткечләре буенча советның башкарма комитеты җитәкчесе Александр Тыгин отчет ясады. Ул тулай җирле продукт күләменең 12 млрд. сумга, ә җитештерү күләме буенча районның 1991 ел күрсәткечләре дәрәҗәсенә ирешүе турында хәбәр итте. Александр Тыгин Яшел Үзән предприятиеләрендә хезмәт җитештерүчәнлегенең республика буенча уртача алгандагыдан 3 мәртәбә түбәнрәк булуын билгеләп үтте. Шул ук вакытта башкарма комитет рәисе шәһәр кешесе керемнәренең алар тарафыннан эштә сарыф ителгән көчкә туры килмәвен таныды. Яшел Үзәндә яшәүченең уртача кереме, аның сүзләре буенча, узган елда, 2006 ел белән чагыштырганда 64 процентка артып, 6294 сум тәшкил итте. “Шуңа да карамастан хәзергә ул минималь куллану бюджеты күләмен чак кына узып китә һәм уртача республика билгесеннән күпкә калыша”, - дип борчылуын белдерде башлык. Яшел Үзән фанера-җиһаз комбинаты һәм “Майский” совхозы хезмәткәрләренең бер-берсеннән уртача 4 мең сумга аерылып торган хезмәт хаклары турындагы мәгълүматларны ишетеп, беренче вице-премьер кискен җавап кайтарды. “Ни өчен совхозда хезмәт хакы 14 мең сум, ә комбинатта нибары 9? - дип сорады ул. – Мондый аерма күп нәрсәләр турында сөйли. “Майский”да җитәкчелек һәм персоналның хезмәт хакы арасындагы аерма 18,5 мәртәбә артыграк, ә Яшел Үзән фанера-җиһаз комбинатында – 71,5 мәртәбә. Менә кайда яшеренгән икән резервлар! Башлыкларның хезмәт хакын бастырып чыгарырга кирәк. Әлеге аерманы без 15 тапкырга кыскартырга тиешбез”.
"Татар-Информ"