Рөстәм Миңнеханов Юрий Беленков белән очрашу уздырды
18.02.2008
Бүген, 2008 елның 18 нче февралендә, Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнехановның Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш буенча федераль агентлык җитәкчесе Юрий Никитич Беленков белән очрашуы булып узды. Сөйләшүләр барышында Казанда югары технологик медицина укыту-белем бирү үзәген төзү мәсьәләләре, Татарстан Республикасында өстәмә дарулар белән тәэмин итү проблемалары, шулай ук федераль максатчан программаларда катнашу буенча республиканың планнары турында фикер алыштылар. Ю.Н.Беленков төзелеп килә торган үтә заманча үзәкнең югары дәрәҗә әзерлектә булуын канәгатьләнү хисе белән әйтеп үтте һәм Татарстан Премьер-министры белән эшне төгәлләү, үзәкне ачуга хәзерләү буенча алдагы адымнар турында фикер алышты. Фикер алышуның мөһим темасы булып, югары технологияле медицина өлкәсендә белгечләр хәзерләү һәм укыту мәсьәләсе булды. Шулай ук булачак үзәкнең Химаячеләр советын төзү турындагы идея дә каралды. Аңа югары технологияле медицина өлкәсендәге әйдәп баручы белгечләрне, Россия сәламәтлек саклау күзәтчелеге җитәкчелеген, Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзаларын кертү планлаштырыла.
Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры А.З.Фәррахов һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының сәламәтлек саклау мәсьәләләре буенча бүлек башлыгы Б.Д.Менделевич та катнашты. Ю.Н.Беленковның биредә булу программасында шулай ук Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы коллегиясе эшендә катнашу да карала.