Яңалыклар

18.05.2023

Бүген KazanForum кырында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин Төркмәнстан Министрлар Кабинеты каршындагы Транспорт һәм коммуникацияләр агентлыгы генераль директоры Мәммәтхан Чакыев белән очрашты. Очрашуда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

18.05.2023

Бүген Татарстан Республикасына Мәскәү һәм бөтен Русь Патриархы Кирилл килде.

Габдулла Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, митрополит Кирилл һәм башка рәсми затлар каршы алды.

 

18.05.2023

БүгенТатарстан Республикасы Рәисе  Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Җәмшид Хоҗаев белән КazanForum мәйданчыгында очрашты.

18.05.2023

«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2023» халыкара икътисадый форумы кысаларындагы күргәзмәдә Иннополис стендын Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, илнең икътисадый үсеш министры Максим Решетников һәм форумның башка хөрмәтле кунаклары карады.

18.05.2023

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясендә чит илләрнең Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчеләре белән очрашты. Чара «Россия — Ислам дөньясы: KazanForum 2023» ХIV халыкара икътисадый форумы кысаларында узды («Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәге мәйданчыгы).

Очрашуда 30дан артык илдән дипломатик вәкилләр, шул исәптән илчеләр, вакытлыча вәкилләр, дипломатлар катнашты.

18.05.2023

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Пакъстан Ислам Республикасы Cәүдә министры Сәед Навид Камар белән очрашты. Очрашу «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2023» халыкара икътисадый форумы кысаларында узды.

18.05.2023

Бүген KazanForum киңлекләрендә Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Тышкы сәүдә дәүләт министры Тани Әхмәт Әл Зәйүди очрашты. Очрашуда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.

18.05.2023

18-19 майда Казанда уза торган «Россия – ислам дөньясы: KAZANFORUM» XIV халыкара икътисадый форумы кысаларында Иннополис стендында «Хәзерге дөньяда тотрыклы үсешнең нигезе буларак технологик суверенитет» дигән пленар утырыш узды. Чарада Россия Федерациясе Энергетика министры урынбасары Эдуард Шереметцев, «Барс Групп» компаниясе генераль директоры Тимур Әхмәров, «TFM Chip» Директорлар советы рәисе Әхмәт Ганатян Җароми, «Микрон» АҖ генераль директоры Гөлнара Хәсьянова, Технологик суверенитет экспорты ассоциациясе президенты Андрей Безруков, Җир асты байлыкларыннан файдалану буенча федераль агентлык җитәкчесе Евгений Петров катнашты. Чараны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов модерацияләде.

18.05.2023

«Казан Экспо» мәйданчыгында «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2023» XIV халыкара икътисадый форумы һәм Russia Halal Expo халыкара хәләл индустрия күргәзмәсе ачылды. Тантанада Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, Таҗикстан Республикасы Премьер-министры Кохир Рәсүлзодә, РФ Икътисадый үсеш министрлыгы башлыгы Максим Решетников, Татарстан Республикасы Рәисе, «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме рәисе Рөстәм Миңнеханов, ИХО генераль секретаре урынбасары Әхмәд Кавеса Сенгендо катнашты.

18.05.2023

Бүген «Россия-Ислам дөньясы: KazanForum 2023» ХIV халыкара икътисадый форумы кысаларында» «Төньяк — Көньяк» халыкара транспорт коридорын үстерү» түгәрәк өстәле узды.

Чара «Казан Экспо» халыкара күргәзмә комплексы мәйданчыгында узды.

Сессиядә Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, Россия Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Битләр: << 191 192 193 ( 194 ) 195 196 197 198 199 200 >>