Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов "Турыдан-туры чит ил инвестицияләренең халыкара трендлары: Россия һәм Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы илләренең роле" дигән иртәнге эшлекле ашта катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы илләренең VII Яшь дипломатлары форумында катнашучылар белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Исегезгә төшерәбез, ИХО илләренең Яшь дипломатлары форумы Казанда 18-21 майда «Россия — Ислам дөньясы: KazanForum 2023» ХIV халыкара икътисади форумы кысаларында уза.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов РФ Сәүдә-сәнәгать палатасы президенты Сергей Катырин һәм чит илләрнең Сәүдә-сәнәгать палаталары җитәкчеләре белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Бүген Казанда Сәүдә-сәнәгать палаталарының халыкара форумы ачылды. Ул өченче тапкыр уза һәм «Россия - Ислам дөньясы: KazanForum» XIV халыкара икътисадый форумына интеграцияләнгән.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Малайзия Югары белем министры Датук Сери Мөхәммәд Халед бин Нуретдин белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Безнең өчен Бәһрәйн Якын көнчыгыш төбәгендә мөһим сәүдә-икътисадый партнер. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Бәһрәйнның Юстиция,ислам мәсьәләләре һәм хәйрия фондлары министры Нүәф Бин Мөхәммәд Әл Мәгүдә белән очрашуда белдерде. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Хеврон (Фәләстин) провинциясе губернаторы Җибрин Ильяс Әбәд Әл Бәкри белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
Исегезгә төшерәбез, Хеврон провинциясе делегациясе Казанга «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2023" XIV халыкара икътисадый форумы чараларында һәм "Russia Halal Expo" хәләл индустрия халыкара күргәзмә экспозициясендә катнашу өчен килде.
Бүген Казан федераль университетының актлар залында «Россия — Ислам дөньясы: KazanForum-2023» халыкара икътисадый форумы кысаларында «ЮНЕСКО Бөтендөнья мәдәни мирасының төбәкләрнең тотрыклы үсешендәге роле» панель дискуссиясе башланды.
Дискуссиядә катнашучыларга видеоконференция аша Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе, ЮНЕСКОның Игелекле ихтыяр илчесе, «Яңарыш» республика фонды рәисе Минтимер Шәймиев мөрәҗәгать итте. https://shaimiev.tatarstan.ru/index.htm/ppub/2197873.htm
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы Генераль секретаре урынбасары Әхмәт Кавеса Сенгендо белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. Очрашуда шулай ук Россия Федерациясенең ИХО каршындагы Даими вәкиле Рамазан Абдулатыйпов катнашты.
Бүген «Казан» агросәнәгать паркында Russia HALAL market хәләл азык-төлек күргәзмәсе ачылды. Экспозиция белән Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Малайзия Ислам үсеше департаменты генераль директоры урынбасары Сираҗетдин Сухаими, Казан мэры Илсур Метшин һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин таныштылар.
Бүген Казанга Таҗикстан Республикасы Премьер-министры Кохир Рәсүлзода килде.
Г.Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, башка рәсми затлар каршы алды.