Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Әлмәткә эш сәфәре кысаларында төзекләндерү эшләре тәмамланган шәһәр сусаклагычында булды.
2022 елда Әлмәт сусаклагычын үстерү проекты Кече шәһәрләрнең бөтенроссия конкурсында җиңү яулаган иде. Төзекләндерү эшләре 2023 елда башланган.
Татарстан Республикасы Рәисенә хәбәр ителгәнчә, проектның төп принцибы табигатьне саклау булган. Сусаклагыч экосистемасы белән эшләү су янындагы табигатьтерриторияләрен саклап калу гына түгел, ә аның биологик төрлелеге турында да сөйләргә мөмкинлек бирәчәк. Төзекләндерү кысаларында халык өчен уңайлы һәм куркынычсыз мохит булдырылган. Яңа шәһәр киңлегендә яктырту, урам җайланмалары, каты өслекле юллар урнаштырылган, суга төшү өчен уңайлы юллар урнаштырылган, яшелләндерү эшләре башкарылган. Шулай ук инвентарьны, көймәләрне, катамараннарны прокатка бирү пунктларын оештыру һәм җәмәгать туклануы пунктларын ачу өчен шартлар да каралган.