Татарстан Республикасы Рәисе Р. Н. Миңнехановның Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне белән котлавы

01.09.2024

Хөрмәтле нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре!

Кадерле тармак ветераннары!

Сезне һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйм!

Күп еллар дәвамында Татарстанның нефть-газ тармагы республиканың куәте һәм байлыгы символы булды һәм булып кала, аның ярдәмендә күп кенә инфраструктура һәм социаль проектлар гамәлгә ашырыла, илебез үсешенең стратегик максатларына ирешү тәэмин ителә.

Бүген, катлаулы геосәяси шартларга карамастан, безнең компанияләр, алар арасында республиканың В.Д. Шашин исемендәге «Татнефть» ГАҖ флагманы да алга таба баруын дәвам итә, җитештерү эшчәнлегенә заманча технологияләр һәм цифрлы чишелешләр кертеп, технологик лидерлыкка ирешә. Боларның барысы да дистәләгән мең нефтьчеләребезнең югары профессионализмы, фидакарь хезмәте һәм һәм, әлбәттә, тармак ветераннарының үзләренең кыйммәтле тәҗрибәләрен тапшырып, нефть-газ секторын алга таба үстерү өчен куәтле нигез булдырулары тора.

Сезгә авыр, ләкин бик мөһим хезмәтегездә уңышлар телим.

Сезгә һәм гаиләләрегезгә нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим!

Татарстан Республикасы Рәисе Р. Н. Миңнеханов


ТР Рәисе Матбугат хезмәте.