Татарстан Рәисе капиталь ремонттан соң Әлмәт сәүдә-икътисад техникумы тулай торагында булды

01.09.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов капиталь ремонттан соң Әлмәт сәүдә-икътисад техникумы тулай торагында булды.

Уку йортына 1968 елда нигез салына. Бүген биредә укыту икътисад һәм бухгалтерлык исәбе, логистикада операцион эшчәнлек, товарны өйрәнү һәм куллану товарлары сыйфатына экспертиза, туризм һәм кунакчыллык, иминият эше һ.б. юнәлешләр буенча алып барыла. 56 ел эшләү дәверендә техникум стеналарыннан 17 мең белгеч чыккан. Тулай торак бинасы 1970 елда төзелгән. Капиталь ремонт гыйнвардан августка кадәр дәвам иткән. Чит шәһәрләрдән килгән студентлар өчен яшәү шартлары уңайлы булган 128 урын булдырылган. Моннан тыш, бинада җәмәгать туклануы һәм кунакчыллык өлкәсендә эш күнекмәләрен яхшырту өчен укыту лабораторияләре һәм остаханәләре булдырылган: "Укыту рестораны", "Укыту кунакханә номеры", "Укыту кер юу бүлмәсе" һ. б. шундыйлар.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.