Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе дәүләт бүләкләрен тапшырды. Тантана Татарстан Республикасы көненә багышланган.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев реставрацияләнгән «Әл-Мәрҗани» мәчетендә булдылар.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Чистай районында булды.
«Иннополис» инновацион үзәгендә танышу визиты белән Н.Ф.Гамалея исемендәге эпидемиология һәм микробиология милли тикшеренү үзәге директоры, Россия Фәннәр академиясе академигы, фән һәм технологияләр өлкәсендә Россия Федерациясе Дәүләт премиясе лауреаты Александр Гинцбург булды.
Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама химия-технология институтында һәм Түбән Кама педагогика көллиятендә булды.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Түбән Камага эш сәфәре кысаларында Бакый Урманче исемендәге 2 нче гимназиядә булды.
Ел башыннан республика юлларындагы юл-транспорт һәлакәтендә сигез яшь татарстанлы һәлак булды. Әгәр ата-аналар үз балаларына игътибарлырак булсалар, бу фаҗигаләрне булдырмаска мөмкин булыр иде. Бу хакта республика Министрлар Кабинетында узган брифингта Эчке эшләр министрлыгының ТР буенча ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рөстәм Гарипов белдерде.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Н.Ф.Гамалея исемендәге Эпидемиология һәм микробиология милли тикшеренү үзәге директоры Александр Гинцбург белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Татнефтехиминвест-холдинг» АҖ Директорлар советының чираттагы утырышын уздырды. Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды. Эштә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. Утырыш кысаларында кайбер перспектив проектларны тәкъдир иттеләр.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов КХЛ чемпионаты уеннары башланыр алдыннан «Ак Барс» хоккей клубы белән очрашты. Очрашу клубның Казандагы спорт базасында узды.