Татарстан Республикасында ел башыннан үзлегеннән җайга салынучы оешмалар вәкилләре тарафыннан 1 964 тикшерү уздырылган, аларның нәтиҗәләре буенча төзелеш мәйданчыкларында 668 хокук бозу очрагы ачыкланган.
Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе ел башыннан административ җаваплылык турында 96 карар чыгарган. Гомумән алганда, быел ведомство белгечләре төзелеш мәйданчыкларында 930 тапкыр булганнар.
Баш инвестиция-төзелеш идарәсе гыйнвар аеннан 252 контроль-күзәтчелек чарасы уздырган. Төзелеш өлкәсендә контроль-күзәтчелек чаралары дәвам иттереләчәк. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте. Файдалануга торак тапшыруга килгәндә исә, 31 августка план 83%ка үтәлгән, 2 млн 607 мең кв. м. тапшырылган. Министр коммерциячел төзелеш линиясе буенча планлаштырылган күләмнең 40%ы файдалануга тапшырылган: бу гомуми мәйданы 589 мең кв. м булган 99 күп фатирлы йорт. Социаль ипотека өлешендә еллык план 73%ка үтәлгән. Быел төзелергә тиешле 56 йортның 28е файдалануга тапшырылган. Аларның гомуми мәйданы - 118 мең кв. м. Шәхси торак төзелеше линиясе буенча бүгенгә 1 млн 900 мең кв. м мәйданлы 14 078 йорт файдалануга тапшырылган.
Республикада гражданнарның аерым категорияләренә ярдәм итүгә юнәлдерелгән программалар буенча эш дәвам итә. Әйтик, ятим балалар өчен 23 муниципаль берәмлектә 521 торак урын алуга 4 дәүләт контракты төзелгән. Быелгы программага кертелгән 84 яшь гаиләнең 77се субсидия акчасыннан файдаланган, калганнары торак базарында фатир сайлауны дәвам итә. «5 һәм аннан да күбрәк баласы булган күп балалы гаиләләр» категориясендә бүгенгә 28 сертификатның 12 се сатылган, аларның гомуми мәйданы 1 068 кв.м. калган гаиләләр буенча хәзерге вакытта Дәүләт торак фонды торак урыннарын сайлап ала. «Торак» федераль программасы буенча эшләр 53%ка үтәлгән, «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы буенча - 86%. Бу атнада Чирмешән авылында торак төзелеше өчен мәйданчыкны төзекләндерү төгәлләнгән. Мәгариф өлкәсендә вәзгыять түбәндәгечә. 11 мәктәп һәм янкормадан бүгенге көндә Кукмара районында башлангыч сыйныфлар өчен бер бина эшләнә, анда 64%ы үтәлгән. 10 объектта эшләр тәмамланган. Аларның 9ы буенча рөхсәт алынган. Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче номерлы татар гимназиясенә янкорма буенча. Казанда Госстройнадзор тикшерүе алып барыла. 10 балалар бакчасы төзелеше буенча эшләр 82 ка башкарылган. Бүгенгә 3 объект төгәлләнгән һәм тапшырылган: болар - «Салават күпере-2» торак районында, Биектау районының Шаһгали авылында һәм Лаеш районының Кече Кабан авылында балалар бакчалары. "Сәламәтлек саклау" тармагында 53 объект төзелә. Фельдшер-акушерлык пунктларын төзү эшләре 92%ка башкарылган. Узган 2 атнада 13 муниципалитетта 15 объектта эшләр төгәлләнгән. Башка медицина учреждениеләре буенча эшләр 53%ка башкарылган. Спорт тармагының 21 объекты буенча вәзгыять түбәндәгечә. 4 футбол манежы төзелеше күләме 57% тәшкил итә, 15 универсаль спорт мәйданчыгы буенча – 97%. Узган ике атнада 5 объектта эшләр төгәлләнгән: өчесе - Казанда һәм берәр - Кукмара һәм Яңа Чишмә районнарында. Кукмара шәһәрендә чаңгы-роллер трассасы һәм Апас шәһәр тибындагы бистәсендә футбол кырының административ бинасы төзелеше буенча эшләр 61% ка башкарылган ("Авыл территорияләрен комплекслы үстерү" дәүләт программасына керә ). Яшьләр сәясәте буенча 7 объект гамәлгә ашырыла. Әйтик, 6 балалар лагерен төзү буенча республика программасы 48%ка үтәлгән. Балык Бистәсе штп яшьләр үзәгенең әзерлеге «Авыл территорияләренең бүгенге йөзе» федераль программасы буенча төзелә торган 41% тәшкил итә. Мәдәният тармагының 3 объекты буенча үтәлеш 79% тәшкил итә. 16 объект кергән башка ике республика программасы буенча статистика түбәндәгечә. Бүгенгә 7 Башкарма комитет бинасының әзерлеге 95%ка җиткән. Соңгы ике атнада Актаныш һәм Кайбыч районнарында объектлар тапшырылган. Халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү пунктларын төзү программасы тәмамлануга якынлаша. Нурлат районында соңгы объектта төзелеш-монтаж эшләре 85%ка башкарылган. «Экология» тармагы объектлары буенча Саба районының Шәмәрдән авылында биологик чистарту корылмаларын реконструкцияләү буенча - 91%, ләм кырларын рекультивацияләү буенча - 69%, нефтьле пычраклар белән бозылган җирләрне рекультивацияләү буенча 82,5% эшләр башкарылган. Марат Айзатуллин хәбәр иткәнчә, республикада 64 җәмәгать киңлеге бер республика һәм ике федераль программа кысаларында төзекләндерелә. Бүгенге көнгә алар буенча эшләрнең гомуми үтәлеше 67% тәшкил итә. Узган 2 атнада Казанда ике һәм Зеленодольск районында бер объектны төзекләндерү эшләре төгәлләнгән. Моннан тыш, киңәшмәдә Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы хәбәр иткәнчә, 24-26 августта Калугада «Кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр үсеше» форумында Кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләрнең бөтенроссия конкурсына йомгак ясалган. Татарстан «Ишегалларын төзекләндерү программасын гамәлгә ашыру буенча иң яхшы төбәк» номинациясендә Россия субъектлары арасында 1 нче урынны алган, шулай ук «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру" проектын гамәлгә ашыру буенча иң яхшы төбәкләр» номинациясендә 5 лидер арасына кергән. Кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр бөтенроссия конкурсына 11 гариза бирелгән, шуларның 7се җиңү яулаган. Федераль бюджеттан җәлеп ителгән акчаларның гомуми суммасы якынча 580 млн сум тәшкил итә, бу акчалар киләсе елда үзләштереләчәк. Төбәктә республиканың инженерлык инфраструктурасын модернизацияләү дәвам итә. Халыкны эчәр су белән тәэмин итү программасы буенча үтәлеш 68%ка җиткән. Узган ике атнада 6 муниципалитетта 7 объект буенча эшләр төгәлләнгән. Су агызып чыгару системалары челтәрләрен һәм корылмаларын төзү, реконструкцияләү программасы гомуми күләмнең 56%ка үтәлгән. Урамнарны яктыртуны торгызу программасы 70 ка гамәлгә ашырылган. Узган ярты айда 9 муниципалитетта 75 объект буенча эшләр төгәлләнгән. Федераль өлеш буенча «Авыл территорияләренең хәзерге йөзе» программасы 90% ка үтәлгән, аның буенча инженерлык инфраструктурасы объектлары төзелә. Бу атнада Саба районында бер объект төгәлләнгән. Коммуналь инфраструктураны модернизацияләү федераль программасы буенча төзелеш-монтаж эшләре 84% тәшкил итә. Хәзерге вакытта подрядчылар 30 объектта эшли. Узган ике атнада Зәй районында һәм Казанда берәр объект буенча эшләр төгәлләнгән.