Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бөтендөнья фигуралы шуу йолдызы, Олимпия чемпионы Алинә Заһитованың «Заман сакчылары»боз тамашасын карады.
Тамаша «Татнефть Арена» мәйданчыгында оештырылган. Бу гаять мавыктыргыч тамаша Россия тарихының һәм Татарстан Республикасы үсешенең мөһим чорларына, уникаль мәдәнияткә һәм традицияләргә багышлана. Тамашада татар милли киемнәре, мультимедиа һәм яктылык инсталляцияләре кулланылды.
Соңыннан Рөстәм Миңнеханов Алинә Заһитова белән очрашты һәм боз тамашасын югары бәяләде. "Колачлылы һәм бик креатив!"- диде ТР Рәисе.