Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Республика ветеринария учреждениеләренә яңа хезмәт машиналарыннан ачкычлар тапшырды.
Рөстәм Миңнеханов тармак хезмәткәрләрен һәм ветераннарын 31 августта билгеләп үтелә торган Ветеринария хезмәткәрләре көне белән котлады.
Ул шулай ук ветеринария хезмәте алдында җитди бурычлар торуын әйтте.
"Без изоляцияләнгән киңлектә яшәмәвебезне аңлыйбыз, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Тулаем алганда, безнең ил буенча хәл итүне таләп итә торган кайбер проблемалар бар һәм безнең ветеринария хезмәтләренең җайга салынган системалы эше генә ветеринария иминлеген тәэмин итә ала. Сезнең һөнәрегезнең никадәр мөһим һәм кирәкле булуын без барыбыз да аңлыйбыз. Ышандырасым килә, республика җитәкчелеге тарафыннан һәрвакыт ярдәм күрсәтеләчәк". Рөстәм Миңнеханов ветеринария хезмәтләре хезмәткәрләренә алдында торган барлык бурычларны төгәл үтәүләрен теләде. Татарстан Рәисе хезмәт автомобильләреннән ачкычларны Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдиновка һәм федераль ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Илнур Галиевка тапшырды. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов җавап сүзендә Татарстан җитәкчелегенә, Татарстан Республикасы Хөкүмәтенә күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде. Чара гомуми фотога төшү белән тәмамланды.
Белешмә өчен: Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе һәм ветеринария күзәтчелеге буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы идарәсе ихтыяҗлары өчен 30 Lada Niva Travel һәм Lada Granta автомобильләреннән ачкычлар тапшырылды. Татарстан Республикасының ветеринария өлкәсендә 2 меңгә якын белгеч эшли. Татарстан-терлекчелек продукциясе җитештерү буенча Россиядә алдынгыларның берсе: сөт җитештерү буенча 1 нче урында тора һәм илдә иң күп мөгезле эре терлеккә ия. Республиканы биологик яклауны тәэмин итү тармак өчен җитди һәм җаваплы бурыч булып тора.