Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Әлмәттә эш сәфәрендә. Төп максаты - Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан үткәрелгән чараларда катнашу.
Визиты кысаларында Рөстәм Миңнеханов яшь нефтьчеләр арасында һөнәри осталык конкурсына старт бирде.
"Озак еллар нефть тармагы Татарстан икътисадының нигезе булды һәм булып кала, аның ярдәмендә күп кенә дәүләт программалары тормышка ашырыла, сәнәгатьтә катнаш юнәлешләр, социаль өлкә һәм республика инфраструктурасы үсә. Боларның барысы да нефть сәнәгате хезмәткәрләренең югары профессионализмыннан, тирән белемнәреннән һәм күнекмәләреннән башка мөмкин булмас иде", - диде республика Рәисе, конкурсантларга мөрәҗәгать итеп. Ул ассызыклаганча, һөнәри осталык конкурсы катнашучыларга үзләренең белемнәрен, күнекмәләрен һәм осталыкларын күрсәтергә, тәҗрибә уртаклашырга, карьера үсеше өчен яңа мөмкинлекләргә ирешергә этәрәчәк. "Бүген биредә үз эшләрен белүләрен исбатлаган иң талантлы хезмәткәрләр җыелган. Бу ярышлар безнең өчен бик мөһим. Алар тармак предприятиеләрендә һөнәри компетенцияләр үсешенә, хезмәт җитештерүчәнлегенә, җитештерүнең сәнәгать иминлеге дәрәҗәсенә ярдәм итә. Ә иң мөһиме - конкурсантлар үсеп килүче буынга үрнәк күрсәтәләр һәм үз һөнәрләренә мәхәббәт тәрбиялиләр», - дип өстәде Рөстәм Миңнеханов. Аннары Татарстан Рәисе конкурс мәйданчыкларын карады. Нефтьчеләр арасында беренче һөнәри осталык конкурсы Әлмәттә 1970 елда ук уздырыла. Быел үз эшенең иң яхшы белгечләрен 27 юнәлеш буенча ачыкладылар. Финалга чыгучыларның гомуми саны 410 кешегә җитте. Татарстан Рәисе пешекчеләр, нефть һәм газ чыгару буенча операторлар, скважиналарны җир асты ремонты бригадалары, медицина хезмәткәрләре, АЗС хезмәткәрләре, бораулау бригадалары, электромонтерлар һәм башка профильле белгечләр арасындагы ярышларны күзәтте. Шулай ук бүген Рөстәм Миңнеханов махсус турнирда - атларда көрәш карады. Бу төрки халыкларда традицион спорт төре. Җиңү өчен җайдакка көндәшен эләктереп һәм тартышып иярдән егарга кирәк.