Яңалыклар

29.06.2023

Бүген Иннополиста FINOPOLIS.365 яшьләр программасының кейс-чемпионаты башланды. Бу команда ярышлары, анда 18 яшьтән алып 30 яшькә кадәрге катнашучылар кураторлар белән берлектә бизнес-бурычларны хәл итәләр һәм үз идеяләрен профессиональ бәяләү өчен Россия Банкы экспертларына, төбәк хөкүмәтләренә һәм компанияләренә тәкъдим итәләр.

Чемпионатны ачуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов һәм Россия банкы Рәисенең беренче урынбасары Ольга Скоробогатова катнашты.

29.06.2023

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Борис Березовскийның «Алабугада җәйге кичәләр» V халыкара музыка фестивален ачу тантанасында булды. Аны Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев озата йөрде.

29.06.2023

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Швеция башкаласы Стокгольмда Коръән яндыру акциясен гаепләде.

29.06.2023

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Инвестиция советы утырышын уздырды. Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды. Утырышта катнашучылар 9 проектны хуплады.

29.06.2023

Иннополис Университетының алдынгы инженерлык мәктәбе Россия Федерациясе Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры урынбасары Максим Паршин һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов катнашында Мәскәүдә узган Экспертлар советы утырышында эш нәтиҗәләре белән уртаклашты. Очрашуда шулай ук проектның индустриаль партнерлары - VK, Ростелеком, Газпром, Газпром нефть һәм МТС вәкилләре катнашты.

28.06.2023

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Корбан бәйрәме уңаеннан бәйрәм намазында катнашты.

27.06.2023

Бу җәйдә Татарстанда берничә эре спорт чарасы узачак. Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узачак брифингта республиканың спорт министры Владимир Леонов нинди турнирларга барырга, ә кайсыларында катнашырга мөмкин булачагын сөйләде.

27.06.2023

ТР Хөкүмәте Йортында «Сетевая компания» АҖ Директорлар советы утырышы узды. Утырыш Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә узды.

27.06.2023

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның Корбан бәйрәме уңаеннан мөрәҗәгате. 

27.06.2023

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан педагогика көллиятендә булды. Аны ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин һәм Казан мэры Илсур Метшин озата йөрде. Аңлатмаларны көллият директоры Анфиса Җәләлова бирде.

Битләр: << 171 172 173 174 ( 175 ) 176 177 178 179 180 >>