Беларусь Республикасы Президенты Александр Лукашенко Казанга БРИКС саммитына визиты кысаларында Казан вертолеларт заводы продукциясе белән танышты. Аны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов озата йөрде.
Беларусь Президенты Казанда җитештерелә торган бу машиналарның төрле үрнәкләрен карады һәм аларның техник характеристикалары белән танышты. Александр Лукашенконы медицина билгеләнешендәге «Ансат», шулай ук VIP-салонлы «Ми-38» таң калдырды. Ул билгеләп үткәнчә, машинаның салоны бик сыйдырышлы һәм, габаритларга карамастан, югары тизлекле - «Ми-8»некеннән зуррак.
Шуның белән Беларусь Президентының Казандагы эш программасы төгәлләнде. Рөстәм Миңнеханов аны самолетка кадәр озатты.