Рөстәм Миңнеханов БРИКС саммиты турында: Татарстан тагын бер кабат иң катлаулы бурычларны хәл итәргә сәләтле булуын исбатлады

26.10.2024

Казанда БРИКС саммитын оештыру югары дәрәҗәдә узды. Татарстан тагын бер кабат иң катлаулы мәсьәләләрне хәл итәргә сәләтле булуын исбатлады.

Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте Йортында узган традицион республика киңәшмәсендә белдерде.

Бу атнада 22-24 октябрьдә Казанда халыкара масштабтагы зур вакыйга - XVI БРИКС саммиты узды. Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, БРИКСта рәислек итү һәм саммит уздыру вакытында Россия коллектив көнбатышка илебезнең изоляциясе булмавын гына түгел, ә зур дипломатик җиңүен дә күрсәтте.

Саммитта 36 ил вәкиле катнашты, ә 24 делегация дәүләт башлыклары дәрәҗәсендә иде. Шулай ук Казанга, БМО Генераль секретаре Антониу Гутерришны да кертеп, алты халыкара оешма җитәкчеләре дә килде.

"Казанда мондый әһәмиятле чараны уздыру ил җитәкчелеге тарафыннан гаять зур ышаныч турында сөйли. Без бу бурычны лаеклы үтәдек. Россия Президенты һәм башка дәүләтләр башлыклары безнең эшебезгә югары бәя бирделәр", - дип билгеләп үтте Татарстан Рәисе. Ул Казан халкына, шулай ук саммитны оештыруда катнашучыларга рәхмәт белдерде.

Ул искәрткәнчә, ТР Дәүләт Советы мәйданчыгында бу көннәрдә «Татарстанда эшләнгән» фәнни-сәнәгать күргәзмәсе эшли. Анда 29 делегация, барлыгы 1 меңнән артык кеше булган.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.