Наилә Зиннәтуллина «Безнең ишегалды» республика программасын гамәлгә ашыру турында сөйләде

26.10.2024

«Безнең ишегалды» республика программасын гамәлгә ашыру турында бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Зиннәтуллина хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль оешмалар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм республика Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

2024 елда «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыру кысаларында барлык төзелеш эшләре тулысынча төгәлләнгән. "Программа буенча эшебезнең төп өлеше ишегалды территорияләрен кабул итүгә күчте. Бу эш комиссия тарафыннан ишегалларын бару форматында алып барыла. Бүгенге көнгә 29 муниципаль берәмлеккә комиссия эшләре башкарылган, 466 ишегалды буенча эшләр кабул ителгән.

Исегезгә төшерәм, быел программа 836 ишегалдын колачлый", - диде Наилә Зиннәтуллина. Узган 2 атна эчендә белгечләр, 12 муниципаль берәмлеккә барып, һәркайсында кисәтүләр ачыкланган. Төп искәрмәләр юл эшләре буенча типовой конструкцияләр каталогыннан тайпылу, җайланмаларны сыйфатсыз монтажлау, грунтны кире күмү һәм төзелеш чүп-чарын җыю булмауга бәйле.

Төзелеш сезоны тәмамлануны исәпкә алып, заказ бирүчегә документларны оператив тапшыру эше алып барыла. 23 октябрьгә юл эшләре буенча документлар - 46%ка, тышкы яктырту буенча - 24% ка, җайланмалар буенча 58%ка тапшырылган. Барлык документларны да 15 ноябрьгә кадәр тапшырырга кирәк.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.