Яңалыклар

23.06.2023

Бүген Татарстанда 2 млн 67 мең кв. метр торак сафка кертелгән. Бу еллык планның 70% диярлек. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде.

23.06.2023

Бүген КФУ мәйданчыгында «Заманча бизнес-белем: Россия һәм дөнья» халыкара фәнни-гамәли конференциясенең пленар утырышы узды. Бу чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.

23.06.2023

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Автодор» дәүләт компаниясе идарәсе рәисе Вячеслав Петушенко белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.

22.06.2023

Бүген С.П. Горбунов ис. Казан авиация заводы мәйданчыгында  Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустинның һәм Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның ике яклы очрашуы узды.

22.06.2023

Казанга эш сәфәре кысаларында Россия Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин самолет төзелеше мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде. Чара С.П. Горбунов исемендәге Казан авиация заводы - "Туполев" ГАҖ филиалы мәйданчыгында узды. Анда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.

 

22.06.2023

Бүген Казанга эш сәфәре кысаларында Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин С.П. Горбунов исемендәге Казан авиация заводы - "Туполев" ГАҖ филиалы нда булды.  Аны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов озата йөрде.

22.06.2023

Бүген, Хәтер һәм кайгы көнендә, Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров һәм Казан мэры Илсур Метшин Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны искә алдылар һәм Җиңү паркында Дан Мемориалы Колоннадасының Мәңгелек утына чәчәкләр салдылар.

22.06.2023

Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин Казанга эш сәфәренә килде. С.П. Горбунов исемендәге Казан авиация заводы аэропортында аны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров каршы алды.

22.06.2023

Казанда социаль ипотека программасы буенча төзелгән күп фатирлы торак йортка кешеләрне тантаналы рәвештә урнаштырдылар. Яңа төзелештә 30 фатирны медицина хезмәткәрләре алган. Тантанада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, РФ Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко һәм Казан мэры Илсур Метшин катнашты.

22.06.2023

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм РФ Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко Казанның Дәрвишләр бистәсендәге 6 нчы балалар поликлиникасының филиалын ачтылар.

Битләр: << 171 172 173 174 175 176 ( 177 ) 178 179 180 >>