Бүген Иннополиска танышу визиты белән РФ Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясенең «Дәүләт идарәсе мастеры – җитәкчеләр өчен» укыту программасы тыңлаучылары килде. Алар арасында Әрмәнстан, Казахстан, Әзәрбәйҗан, Үзбәкстан, Кыргызстан һәм БДБ илләреннән дәүләт органнары һәм коммерциячел компанияләр җитәкчеләре бар.
Бүген Казан суворов хәрби училищесында училищедә тәрбияләнүчеләрнең 75 нче чыгарылышы узды. Тантаналы чарада Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан епархиясенең күп функцияле дини-мәгариф һәм хаҗ үзәгендә булды. Аны Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл озата йөрде.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Динамо» бөтенроссия физкультура-спорт җәмгыяте рәисе Анатолий Гулевский белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. Очрашуда Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе Җитәкчесе, «Динамо» ФСҖ рәисе Әсгать Сәфәров катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Общественное телевидение России» (ОТР) телеканалы җитәкчелеге белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Бүген Казанда Салих Сәйдәш исемендәге ДЗКЗда Россия Федерациясе Милли гвардиясе гаскәрләренең академия җыр һәм бию ансамбле концерты узды. Концертны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов карады.
Татарстан делегациясе 25 килешүгә кул куйды, шуларның 11е – Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган брифингта Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина хәбәр итте.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов бүген Казанда Түбән Новгород өлкәсе архив эшләре комитеты җитәкчесе Борис Пудалов рәислегендә узган Россия Федерациясе Идел буе федераль округы архив учреждениеләренең фәнни-методик советы утырышында катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россиядәге Haier вәкиллеге башлыгы, Россиядәге Haier бизнесын үстерү директоры Людмила Романова белән очрашты.
Бүген «Казан Экспо»да «Ел табибы - Ак чәчәкләр» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Тантанада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.