Рөстәм Миңнеханов БРИКС саммитында катнашкан дәүләт башлыкларын озатты

24.10.2024

БРИКС саммиты чараларында катнашкан кайбер дәүләт башлыклары Казанга эш сәфәрләрен төгәлләделәр.

Шәһәрнең халыкара аэропортында Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов Төркия Президенты Рәҗәп Эрдоганны, Казахстан Президенты Касым-Жомарт Токаевны, Үзбәкстан Президенты Шәүкәт Мирзиеевны, Мисыр президенты Габдел-Фәттах Хәлил Әс Сисины, Иран Президенты Мәсуд Пезешкианны һәм Мавритания Президенты Мөхәммәт улд Әш-Шәйхал-Газуанины озатты.

Рөстәм Миңнеханов дәүләтләр лидерларына республикага визитлары өчен рәхмәт әйтте һәм киләчәктә үзара файдалы хезмәттәшлекне ныгытуга ышаныч белдерде.

Дәрәҗәле кунаклар үз чиратларында җылы кабул итүләре өчен рәхмәт белдерделәр, БРИКС саммитын оештыру дәрәҗәсен югары бәяләделәр, шулай ук Рөстәм Миңнехановны җавап визиты белән үзләренә чакырдылар.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.