Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республиканың кече нефть компанияләре җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде. Очрашуда агымдагы елның 9 аендагы эш йомгаклары буенча фикер алыштылар һәм 2024 ел ахырына кадәр бурычлар билгеләделәр. Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, быелның сентябрь ае нәтиҗәләре буенча Urals сортлы нефтьнең уртача бәясе 64 доллар чамасы тәшкил иткән, бу узган елга караганда 23,6%ка кимрәк. Шуның белән бергә Россиядә нефть чыгару динамикасы ОПЕК+кысаларында йөкләмәләр белән билгеләнә. Татарстанда 9 айда нефть чыгару күләме 25,4 млн тоннадан артып киткән. "Кече нефть компанияләре 9 айда 5,2 млн тонна нефть чыгарган. Бюджетның барлык дәрәҗәләренә 209 млрд сум чамасы акча җибәрелде, бу узган елның шушы чорына караганда шактый күбрәк", - дип ассызыклады республика Рәисе.
Кече нефть компанияләренең 9 айдагы эш нәтиҗәләре турында генераль директорның беренче урынбасары - «Нефтеконсорциум МНК» АҖ баш инженеры Олег Вышенский сөйләде. Ул хәбәр иткәнчә, ел ахырына кадәр кече компанияләр кимендә 7 млн тонна нефть чыгарырга планлаштыралар. Нефть чыгару күләмнәре буенча билгеләнгән биремнәрне 24 компания үтәгән. Эксплуатацион бораулау буенча компанияләр тарафыннан 216 мең метр тау токымы борауланган. 139 яңа скважина файдалануга тапшырылган. Катламнарның нефть бирүчәнлеген арттыруның заманча ысуллары исәбенә 1 млн 173 мең тонна нефть чыгарылган.
Куркыныч җитештерү объектларында сәнәгать куркынычсызлыгы торышы турында Ростехнадзорның Идел буе идарәсе җитәкчесе урынбасары Дмитрий Горев хәбәр итте. 30 кече нефть компаниясе буенча 309 куркыныч җитештерү объекты күзәтүдә тора. Өч квартал эчендә ведомство белгечләре тарафыннан 7 планлы тикшерү уздырылган, алар кысаларында 152 хокук бозу очрагы ачыкланган. Даими дәүләт күзәтчелеге кысаларында 37 контроль чара үткәрелгән - 183 хокук бозу очрагы ачыкланган. Төп бозулар -проект документациясе таләпләрен үтәмәү; җиһазларга ревизия, карап тикшерү, тикшерү һәм сынауларны вакытында үткәрмәү; техник җайланмаларның сәнәгать куркынычсызлыгы кагыйдәләре таләпләренә туры килмәве; югары куркынычлы эшләрне оештыруга һәм үткәрүгә таләпләрне бозу; технологик җайланманы эксплуатацияләүгә таләпләрне бозу.
"Сәнәгать куркынычсызлыгы мәсьәләсе һәрвакыт актуаль. Безнең бурыч - җитештерүдә эшләүче кешеләрнең иминлеген тәэмин итү. Бу тема сезнең җаваплылык зонасында", - дип мөрәҗәгать итте Татарстан Рәисе нефть компанияләре җитәкчеләренә.
Росприроднадзорның Идел-Кама төбәкара идарәсе җитәкчесе Фаяз Шакиров җир асты байлыкларыннан файдаланучылар объектларында дәүләт геологик күзәтчелеге турында сөйләде. 2024 елда кече нефть компанияләренә карата 129 профилактик визит оештырылган, 88 кисәтү җибәрелгән. "Барлык чаралар нәтиҗәләре буенча бездә диалог корылган. Хокук бозуларны бетерү буенча күрсәтмәләр билгеләнгән вакытта үтәлә", - диде ул.