Татарстан Рәисе автомобиль һәм шәһәр пассажир транспорты хезмәткәрләрен һәм ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

26.10.2024

Бүген республикада транспортның барлык өлкәләрендә 60 меңнән артык кеше эшли. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте Йортында узган традицион республика киңәшмәсендә билгеләп үтте.

Ел саен октябрьнең соңгы якшәмбесендә Россиядә автомобиль һәм шәһәр пассажир транспорты хезмәткәрләре һәм ветераннары үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. "Транспорт системасының өзлексез ышанычлы эшләве - икътисадның да, тормыш сыйфатының да тиешле шарты", - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Ул билгеләп үткәнчә, беренче ярты елда республикада пассажирлар йөртү 5%ка - 204 млн кешегә кадәр арткан. Хәрәкәт составын яңарту максатларында автотранспорт комплексы предприятиеләренә финанс ярдәме чаралары гамәлгә ашырыла. 2023-2024 елларда 320 автобус һәм 35 троллейбус сатып алынган (тагын 39 берәмлек килергә тиеш).

"Республиканың автомобиль һәм шәһәр пассажир транспорты хезмәткәрләрен һәм ветераннарын котлыйм. Бу бик җаваплы, киеренке хезмәт", - диде республика Рәисе.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.