Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин “Безнең Татарстан” республика яшьләр форумы җиңүчеләрен бүләкләде.
IT-технологияләрдән алып театр сәнгатенә кадәр булган төрле өлкәдә үз проектларын булдырган мәктәп укучылары һәм студентлар җиңүчеләр булды.
Проектлар “Татарстан - ришвәтсез мәйдан”, “Архитектура һәм сәнгать мәйданы”, “Игелек мәйданы” һәм башка тематик мәйданчыкларда тәкъдим ителде. Җиңүчеләр цифрлы техника алу өчен сертификатлар белән бүләкләнде.
Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Россия икътисадын модернизацияләү һәм инновацион үстерү буенча Россия Федерациясе Президенты каршындагы Совет Президиумы утырышында катнашты.
Утырышны Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев үткәрде. Чара Мәскәүнең көньяк-көнбатышындагы "Слава" технопаркы мәйданында узды.
Берничә илдән Россиягә, шул исәптән, Татарстанга кыргый полиовирус керү ихтималы бар. Бу хакта Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина бүген Татарстан Министрлар Кабинетында брифингта хәбәр итте.
Татарстан Республикасында 2018 елның беренче кварталы нәтиҗәләре буенча нефть-газ комплексында продукция җитештерү күләме узган ел дәрәҗәсендә сакланды. Нефть продуктларын җитештерү индексы 105,8 % тәшкил итте, резинадан продукция - 115.4 %. Нефть чыгару күләме, химия продукцияcен һәм пластмассадан эшләнмәләрне җитештерү күләме кимеде. Бу хакта бүген «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советы утырышында холдниг генераль директоры Рафинат Яруллин хәбәр итте.
«Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты – компаниянең Директорлар советы рәисе Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Татнефть»ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.
Утырыш Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында барды (Казан).
Утырыш барышында 2018 елның беренче кварталында компания бюджеты үтәлешенә йомгак ясалды һәм май аена бюджеты расланды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы коллегиясе утырышында катнашты.
Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Утырыш темасы – «Укыту һәм тәрбия сыйфатына йогынты ясаучы факторларны өйрәнү коралы буларак, гражданлык белемен бирүне халыкара чагыштырма тикшеренү нәтиҗәләре»
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Президенты каршындагы Эшкуарлык советының сигезенче киңәйтелгән утырышында катнашты. Эшкуарлык даирәләре вәкилләре белән очрашу "Пирамида" КСКК мәйданында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Швейцариянең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Ив Россье белән очрашты.
Очрашу Казан Кремлендә узды.
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2016 елда Суриядә хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган очучы, Россия Герое Рәфәгать Хәбибуллинның тол хатыны Рамилә Хәбибуллина белән очрашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Астан Кудс Резави» фонды рәисе аятолла Сәид Ибраһим Раиси (Иран) белән очрашты.
Очрашу Казан Кремлендә узды. Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры вазыйфаларын башкаручы Рафис Борһанов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Камиль Исхаков, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, республиканың кайбер предприятиеләре вәкилләре катнашты.