Бүген Казанның “Корстон” үзәгендә Татарстанның Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы оешуга 25 ел тулуга багышланган тантаналы чара узды. Бәйрәм тантанасында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Татарстан Хөкүмәте рәисе министрлык хезмәткәрләрен һәм тармак ветераннарын юбилей белән котлады һәм шулай ук Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның котлавын укыды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Россия тимер юллары" ААҖ генераль директоры - идарәсе рәисе Олег Белозеров белән Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында очрашты. Очрашуда шулай ук ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин катнашты.
Бүген Кремльнең Зур сараенда Владимир Путин Россия Федерациясе Президенты вазыйфасына керешү тантанасы узды.
Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты.
Бүген Тәтеш муниципаль районының Бакырчы авылында «Ватанны яклаучы якташларга һәм тыл хезмәтчәннәренә мәңгелек дан» мемориаль комплексын ачу тантанасы узды. Чарада Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Бүген Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич Татарстанга эш сәфәре белән килде.
«Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов "Урман утырту көне"н хуплап, агач утырту акциясенә кушылды. Республика башлыгы Казандагы Ишкәкле спорт төрләре федераль үзәге янында ике зәңгәр чыршы утыртты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә муниципаль сәнәгать мәйданчыклары эше нәтиҗәлелеген анализларга кушты.
Бүген ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов чәчү кампаниясе барышы турында хәбәр итте. Киңәшмәне бөтен муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Күп фатирлы йортларга һәм социаль-мәдәни объектларга капиталь ремонт буенча республика программаларын гамәлгә ашыруның барышы турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин архив эше буенча Татарстан дәүләт комитеты коллективына яңа җитәкчене – Гөлнара Габдрахманованы тәкъдим итте.