Яңалыклар

12.04.2018

1961 елның 12 апреле - кешенең беренче тапкыр космоска очкан көне. Бу истәлекле дата бөтен дөньяда билгеләп үтелә.

Бүген Россия Федерациясенең Карловы Вары (Чехия) шәһәрендәге генераль консулы Михаил Леденев һәм Татарстан Республикасының Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев беренче космонавт Юрий Гагарин һәйкәленә чәчәкләр куйдылар.

12.04.2018

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген “Татарстан Республикасы төзүчеләре берләшмәсе” әгъзаларының IX еллык гомуми җыелышында катнашты.

Бу чара “Корстон” мәйданчыгында (Казан) узды.

“Татарстан Республикасы төзүчеләре берләшмәсе”нең эше турында төп докладны оешманың президенты Рим Халитов ясады.

Ревизия комиссиясе хисабын бу комиссиянең рәисе Илдар Галиев тәкъдим итте - 2017 елда эш нәтиҗәләре канәгатьләнерлек дип табылды.

11.04.2018

Бүген Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре кысаларынңа "Роскосмос" дәүләт корпорациясе генераль директоры Игорь Комаров белән очрашты.

Киңәшмәдә Татарстан Республикасы белән "Роскосмос" ДК хезмәттәшлеге турында сүз барды. 

11.04.2018

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин РФ Эчке эшләр министрлыгы системасында алдан тикшерү органнары оешуга 55 ел тулуга багышланган чарада катнашты. Тантаналы чара Казанның “Пирамида” мәдәни күңел ачу комплексында узды.

10.04.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Абу-Даби Әмирлегенең Икътисадый үсеш департаменты җитәкчесе Сәйф Мөхәммәд Әл Хаҗәри, «Тавазун» компаниясе рәисе Тарәк Әл Хөсәни һәм «Мубадала» компаниясе вице-президенты Хумәйд Әл Шимәри белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Президентының БГӘгә эш сәфәре  кысаларында узды.  

10.04.2018

Татарстан Республикасында Яшел Үзән сәнәгать паркы 2018 елның дүртенче кварталы башланганчы төзелергә тиеш. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта мәгълүм булды, ул Татарстанда моношәһәрләр үсешенә багышланган иде.

09.04.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә эш сәфәре кысаларында Абу Дабида Әмирлекнең Варис шахзадәсе Шәех Мөхәммәд бән Зәед Әл Нәхайян белән очрашты.

Очрашуда Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Татарстан Республикасы Президенты Тышкы эшләр департаменты директоры урынбасары Марат Гатин, Татарстан Республикасының Дубайдагы сәүдә-икътисадый вәкиле Тимур Хәйретдинов та катнашты.

09.04.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов VIII Eллык инвестицион форумы кысаларында БГӘ эшкуарлары белән түгәрәк өстәл форматында очрашу уздырды. 

09.04.2018

Бүген Дубайда VIII Eллык инвестицион форумы кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләре вице-президенты, премьер-министры, оборона министры, дубай әмирлеге әмире Шәех Мөхәммәд бән Рәшид әл Мәктүм белән очрашты. 

Очрашуда Рөстәм Миңнеханов Шәех Мөхәммәд бән Рәшид әл Мәктүмгә кунакчыллык өчен рәхмәтен белдерде һәм кыскача Татарстан-Әмирлекләр хезмәттәшлеге тарихы турында хәбәр итте. Әңгәмә барышында Татарстан Президенты билгеләгәнчә, әле хезмәттәшлек өчен күп юнәлештә хезмәттәшлек мөмкинлеге бар. Ахырда Рөстәм Миңнеханов Дубай әмирен Россиягә визиты кысаларында Татарстанга чакырды. 

09.04.2018

Бүген Дубайда VIII Eллык инвестицион форум эше кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов БГӘ икътисад министры Солтан бән Сәид әл Мансури белән очрашты. 

Рөстәм Миңнеханов сәламләү сүзендә Солтан бән Сәид әл Мансурига форумда Татарстан Республикасы стендын урнаштыру һәм катнаша алу мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде. "Дубайда очрашу темалары безгә бик кызыклы", - диде ул. "Без икътисадның тотрыклы үсешенә һәм чит ил инвестицияләрен җәлеп итүгә аеруча игътибар итәбез. Безнең ел саен форумда катнашуыбыз әмирлекләр һәм башка партнерлар белән хезмәттәшлекне киңәйтергә ярдәм итә. Форум безгә күргәзмәләр оештыру өлкәмендә дә бай тәҗрибә бирә, шул исәптән "Казан-ЭКСПО" проектын гамәлгә ашыруда да. Татарстан әмирлекләр бизнесы белән актив хезмәттәшлек итә - төзелеш, суднолар төзү, авыл хуҗалыгы, туризм, ислам финансларын үстерү һәм хәләл индустрия өлкәләрнедә". 

 

Битләр: << ( 1031 ) 1032 1033 1034 1035 1036 1037 1038 1039 1040 >>