Яңалыклар

26.04.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреатларын бүләкләде. Тантаналы чара Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры сәхнәсендә узды. 

Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләкләре язучы Камил Кәримовка "Карурманда кара песи", "Игезәкләр йолдызлыгы" китаплары өчен, рәссам Михаил Кузнецовка "Белые холсты. Народы Поволжья" эшләре сериясе өчен, «Таттелеком» акционерлык җәмгыяте иҗат төркеме - Лотфулла Шәфигуллин һәм Рөстәм Зәкуановка - Татарстанда яшәүче халыкларның милли байлыкларын һәм тарихи мирасын, мәдәниятен үстерүгә һәм саклап калуга керткән өлешләре өчен тапшырылды. 

26.04.2018

Бүген Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрының яңа бинасы ачылды. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты һәм театр бинасының ничек җиһазлануы белән танышты.

Рөстәм Миңнехановны ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева һәм башка рәсми затлар озата йөрде. 

"Театр коллективының эшләргә теләге бик зур. Шуңа күрә аларга иҗат уңышлары телим. Театр булмаса телне саклап калып булмый. Хәзер спектаклләргә яшьләрне җәлеп итәргә кирәк", - диде Рөстәм Миңнеханов.

26.04.2018

Бүген Казанның Тукай скверында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бөек татар шагыйре Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды.

26.04.2018

Татарстан Республикасында минстрлыклар, ведомстволар һәм оешмаларның көчләре һәм чаралары язгы-җәйге янгын куркынычы булган сезонга әзер. Мондый карар Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссиясенең узган утырышында чыгарылган иде. Утырыш ТР Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә узды.

26.04.2018

«Хөрмәтле татарстанлылар!

Сезне Туган тел көне уңаеннан чын күңелдән тәбрик итәм!

Бу бәйрәмне бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көнендә билгеләп үткәрүебез символик мәгънәгә ия».

25.04.2018

Бүген Иннополис шәһәрендә (Татарстан Республикасы) уртак  5 G тикшеренүләре өчен МТС һәм  Ericsson үзәгенең рәсми ачылышы булды.

Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин һәм башка рәсми затлар катнашты.

25.04.2018

Бүген Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән эшлекле очрашу уздырды.

Очрашу Горкида узды (Мәскәү өлкәсе).

25.04.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Стратегик үсеш һәм өстенлекле проектлар буенча РФ Президенты каршындагы Совет Президиумы утырышында катнашты. 

Чараны Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев үткәрде (Горки, Мәскәү өлкәсе). 

Утырышның төп темасы - "Халыкара кооперация һәм экспорт" юнәлеше буенча өстәмә чаралар һәм дәүләт программаларын проект идарәсенә күчерү эше турында. 

 

25.04.2018

Бүген иртәнге сәгать унда бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 37 нче утырышы ачылды.

Сессия эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Хөкүмәте әгъзалары һәм чакырылганнар катнаша.

Утырышны ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып бара.

37 нче утырыш көн тәртибенә 41 мәсьәлә кертелгән, шул исәптә 13  республика  законнары  проектлары, 23 федераль законнар проектлары  һәм Ленинград өлкәсе закон чыгаручылары  тәкъдиме.

25.04.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия-Британия Сәүдә палатасы делегациясе әгъзалары белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. 

Искәртәбез, 23-26 апрельдә Россия-Британия Сәүдә палатасы делегациясе Британия рәсми затлары һәм компанияләре вәкилләре составында Татарстан Республикасына эш сәфәре кыла.   

Битләр: << 1021 1022 1023 1024 ( 1025 ) 1026 1027 1028 1029 1030 >>