Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путин инаугурациясе тантанасында катнашты

07.05.2018

Бүген  Кремльнең Зур сараенда Владимир Путин Россия Федерациясе Президенты вазыйфасына керешү тантанасы узды. 

Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты. 

Тантана Россия Дәүләт флагын, Президент Штандартын, Россия Конституциясен һәм Россия Президенты Тамгасын Кремльнең Зур сараеның Андреев залына кертүдән башланды.

Россия Федерациясе Конституциясенең 82 статьясы нигезендә Россия Федерациясе Федерация Советы әгъзалары, Дәүләт Думасы депутатлары һәм Россия Федерациясе Конституция Суды судьялары барында Владимир Путин Россия халкына ант китерде. Конституция Суды Рәисе Валерий Зорькин Владимир Путинның Россия Федерациясе Президенты вазыйфасына керешүен игълан итте.

Владимир Путин чыгышында Россия гражданнарына Россия Федерациясе Президентын сайлауларда хуплаулары өчен рәхмәт белдерде. «Бу хуплауда – Россиянең киләчәктә дә үзенең куәтен ныгытуга, кешеләрнең яхшырак яшәячәкләренә ышаныч һәм өмет. Мондый хуплау халыкара аренада безнең позицияләрне яклап калу өчен дә, илнең үзендә тирән, уңай үзгәрешләр хакына катгый гамәлләр кылу өчен дә мөһим», - диде дәүләт Башлыгы. 

«Без хәл итәсе бурычлар, өлгергән карарлар, чыннан да, тарихи. Алар дистәләгән елларга Ватаныбызның язмышын билгеләячәкләр. Алдыбызда зур эшләр тора, ул барлык Россия җәмгыятенең катнашуын, һәрберебзнең, Россия турында чын күңелдән кайгырту берләштергән барлык җаваплы сәяси һәм граждан көчләренең эшлекле өлеш кертүен таләп итә», - диде Владимир Путин.

РФ Президенты искәрткәнчә, быел Россия Конституциясенә 25 ел тула: «Ул гражданнар хокукларының һәм ирекләренең шиксез бәһасен, өстенлеген ассызыклый». 

Владимир Путин чыгышының тулы тексты белән kremlin.ru сайтында танышырга мөмкин. 

Тантананың беренче өлеше тәмамланганнан соң дәүләт Башлыгы Собор мәйданына чыкты, анда ул Кремль полкы парадын кабул итте.


ТР Президенты Матбугат хезмәте