Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Россия тимер юллары" ААҖ генераль директоры - идарәсе рәисе Олег Белозеров белән Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында очрашты. Очрашуда шулай ук ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин катнашты.
Яклар тимер юлда пассажирлар йөртү һәм йөк ташуны үстерү өлкәсендәге актуаль мәсьәләләр турында сөйләштеләр. Аерым алганда, Казан тирәсендә боҗралы тимер юл хәрәкәтен оештыру мөмкинлекләре турында сүз барды. Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, бу - республиканың транспорт өлкәсендәге өстенлекле проектларының берсе, үсеп килүче сәнәгать төбәге өчен бу бик мөһим. Проектны гамәлгә ашыру "Алабуга" МИЗ районын һәм Татарстанның нефть химиясе башкаласы - Түбән Кама шәһәрен тимер юлда йөк ташуны тагын да арттырыр иде.
Шулай ук әңгәмәдә Юдино поселогының йөз еллыгы турында да сүз барды. Поселок тарихы Горький тимер юлына бәйле. Анда электән тимер юл хезмәткәрләре яши. Республикада Юдиноны төзекләндерү турында карар кылынды: Мәдәният йортын, поселок үзәген, юлларын төзекләндерү. Юбилейны август аенда бәйрәм итү карала. Рөстәм Миңнеханов Олег Белозеровны Татарстанга бәйрәм чараларына чакырды.