Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 24 сентябрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советына еллык юллама белән мөрәҗәгать итәчәк

21.09.2018

2018 елның 24 сентябрендә, дүшәмбе көнне, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Дәүләт Советына еллык юллама белән мөрәҗәгать итәчәк. 

Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумы утырышында мәгълүм булды (2018 елның 17 сентябрендә узды). Җәйге сессия 40 нчы утырыш белән башланып китәчәк, анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Татарстан Республикасы Дәүләт Советына юлламасы укылачак. 

Чара Салих Сәйдәш исемендәге Зур концерт залында 24 сентябрьдә иртәнге сәгать 10.00да башланачак (Казан).

Юллама турыдан-туры телевидение һәм радио аша тапшырылачак.

Чарага Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары, республиканың муниципаль берәмлекләре, учреждениеләре һәм предприятиеләре җитәкчеләре, җәмәгатьчелек вәкилләре чакырылган – барлыгы 600ләп кеше.

Татарстан Республикасы Президенты сайтында (www.president.tatarstan.ru) чараның онлайн трансляциясе оештырылачак.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.