Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Дәүләт Советына еллык юллама белән мөрәҗәгать итте

24.09.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 40-нчы утырышы кысаларында  республиканың эчке һәм тышкы хәле турындагы еллык юллама белән мөрәҗәгать итте.  

Чара Салих Сәйдәш исемендәге ЗДКЗда (Казан) узды.

Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Дәүләт Думасы депутатлары, Татарстан Республикасының чит илләрдәге һәм Россия төбәкләрендәге даими вәкилләре, муниципаль берәмлекләр башлыклары, сәнәгать предприятиеләр, югары уку йортлары вәкилләре, иҗат  интеллигенциясе, җәмәгать оешмалары вәкилләре һәм башкалар катнаша. 

«Хөрмәтле депутатлар, кадерле ватандашлар!

Хөрмәтле Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары һәм утырышта катнашучылар!

Хөрмәтле татарстанлылар!

Чит илләр белән киеренке мөнәсәбәтләр шартларында узган ел Татарстан өчен тулаем алганда уңышлы булды. Җитештерүдә һәм кадрлар әзерләү өлкәсендә зур мөмкинлекләргә ия булуыбыз, иҗтимагый-сәяси тотрыклылык, милләтара һәм конфессияара тынычлык һәм татулык – безнең өчен кыйммәте һәрчак үзгәрешсез калучы маяклар – республиканың эзлекле төстә үсешен тәэмин итәргә һәм тормыш дәрәҗәсен яхшыртырга  мөмкинлек бирде. 

Ата-бабаларыбызның бай традицияләренә тугрылык, кыюлык, яңалыкка омтылу һәм иҗади хезмәт рухы, татарстанлыларның башлангычларына һәм белем-тәҗрибәсенә таяну казанышларыбызның нигезен тәшкил  итә.

Без туган республикабызны яратабыз! Ватаныбыз – Россия Федерациясе белән горурланабыз! Без – җиңүчеләрнең варислары! Без нык ышанычыбыз, бердәмлегебез һәм киләчәккә карап яшәвебез белән көчле!

Россиягә каршы  күпсанлы чикләү-кысулар, янау сүзләре – хәтта корал куллануга кадәр барып җитү –  илебезне, ихтыярыбызны чит илләрнең басымына буйсындырырга тырышу икәненә без соңгы вакытта ачыграк төшенә барабыз.

Тарихта  еш кына булганча, мондый гамәлләр җәмгыятьнең барлык конструктив көчләренең илкүләм лидер Владимир Владимирович Путин һәм аның илне көчәйтүгә юнәлдерелгән курсы тирәсендә туплануына китерде. Татарстанда 18 мартта сайлауларга килүчеләрнең 82 проценты Россия Федерациясенең  хәзерге Президенты кандидатурасы өчен тавыш бирде.  

Илдәге күпчелек сайлаучыларның хуплавы –  2024 елга кадәр Россия Федерациясе үсешенең ил күләмендә куелган максатларын һәм стратегик бурычларны гамәлгә ашыру өчен Владимир Владимировичка ышаныч мандаты булып тора.

Күппланлы бу эшчәнлектә Татарстан ышаныч казанган һәм Россия үсешенә этәргеч бирергә сәләтле әйдәүче төбәк буларак танылды.

Илебездә, шул исәптән республикабыз башкаласында гөрләп узган  футбол буенча дөнья чемпионаты уеннары спорт һәм  кунакчыллык бәйрәменә әверелде, якты, матур хатирәләр калдырды. ФИФА президенты Джанни Инфантино сүзләре моңа ачык дәлил булып тора. Ул Россиядә узган дөнья чемпионатын иң мавыктыргыч, үз тарихында иң яхшылардан дип атады, шулай ук Татарстан командасына күрсәткән ярдәме һәм булышлыгы өчен олы рәхмәтен җиткерде.

Бөтен дөньядан килгән миллионлаган җанатарлар төрледән-төрле, дустанә һәм хәерхаһлы, заманча Россия белән якыннан таныштылар. Күпләргә бу чит илдәге басмалар тараткан стереотиплардан нык аерылып торганга,  көтелмәгәнчә күңелле тәэсирләр бирде.

Мундиаль уздырылган кыска гына вакыт эчендә Казанда 300 меңнән артык турист булып китте. Күп кенә күрсәткечләр буенча «Казан Арена» һәм башкалабыз иң яхшыларның берсе дип танылды. Бу исә Татарстанның күренекле мәдәният, спорт һәм туризм үзәге дигән матур данын тарату юлында җитди бер адым булды. Кунаклар, хаклы рәвештә,  Казанны инфраструктура һәм хезмәт күрсәтү үсеше ягыннан Европа шәһәрләре белән тиңләштерделәр.

Дәрәҗәсе һәм масштабы нинди булуга карамастан, теләсә-нинди ярышлар һәм форумнар уздыру   республиканың көченнән килүен без тагын бер кат расладык.

Футбол буенча ярышларны әзерләүдә һәм уздыруда катнашкан һәркемгә: спортчылар һәм тренерларга, җанатарлар һәм волонтерларга, төзүчеләр һәм инвесторларга, журналистларга, тамашаларны оештыручылар һәм аларда катнашучыларга, хокук саклау органнары хезмәткәрләренә, техник хезмәт күрсәтүчеләргә һәм, әлбәттә, кунакларны ачык йөз белән каршы алып, җылы атмосфера булдырган барлык татарстанлыларга ихлас күңелдән  рәхмәтемне җиткерәм!

Бик зур рәхмәт сезгә!

Казанда узачак WorldSkills эшче һөнәрләр дөнья чемпионатына бер елдан азрак вакыт калып бара. Без туплаган тәҗрибә, республикада WorldSkills хәрәкәте инфраструктурасын актив үстерү, узган елда бөтен Россия күләмендә үткән  бәйгедә Татарстан командасының икенче урын алуы – болар барысы да Чемпионатның уңышлы узасына яхшы алшартлар булып тора. 70 тән артык ил вәкилләре 50 дән артык төп компетенция буенча көч сынашачак.

Әмма безнең өчен Чемпионатны уздыру гына түгел, бәлки дөньякүләм тәҗрибәне, технологияләр һәм күнекмәләрне үзләштерү, җәмгыятьнең һәм бизнесның игътибарын киләчәктә ихтыяҗ туачак һөнәрләргә  юнәлтү, аларның популярлыгын арттыру, югары һөнәри стандартлар урнаштыруга шартлар тудыру мөмкинлеге дә бик мөһим.

Нәкъ менә шуңа күрә дә 2019 ел республикада Эшче һөнәрләр елы дип игълан ителде.

Хөрмәтле депутатлар!

Безнең республикабыз традицион рәвештә хакимиятнең төрле дәрәҗәләре һәм тармакларының үзара тыгыз хезмәттәшлеге, бергәләп  халыкның тормыш сыйфатын яхшырту максатында эшчәнлек алып баруы белән аерылып тора.

2019 елда Татарстан хакимиятнең барлык дәрәҗәләре өчен аларның өлгергәнлегенә сынау булачак яңа сайлау циклына  аяк баса. Киләсе елның сентябрендә безгә республика парламентының яңа составын сайларга кирәк булачак. Бүгеннән үк инде алдагы сайлау кампаниясе зур активлык, принципиаль һәм кызу бәхәсләр шартларында узачак дип фаразларга мөмкин.

Фикер алышканда, Татарстанның шик астына куелмый торган, үсеш күрсәткече булган казанышларын онытмау, аларның вакыт-вакыт килеп чыккан һәм, әлбәттә инде, хәл ителергә тиешле  кыенлыклар, проблемалар күләгәсендә калуына юл куймау гаять мөһим. Теләсә нинди тәнкыйть аек акылга, үткәннәргә объектив бәягә нигезләнергә тиеш.

Сүз дә юк, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының яңа составын сайлаганда, бер яктан, инде тәмам җитлеккән һәм зур ихтыяҗ булган  яңарышка, ә икенче яктан, уңышлы эш тәҗрибәсенә нигезләнгән дәвамчанлыкка бердәй таянып эш итәргә кирәк.

Хакимиятнең нәтиҗәле эшләвенең иң әһәмиятле критерийларыннан берсе – аның ачыклыгы һәм гражданнарның идарә процессында катнашуы.

Безнең тарафтан тормышка ашырылучы проектлар, шул исәптән «Халык контроле» моңа зур ярдәм күрсәтә. Әлеге система аша төрле мәсьәләләр буенча 176 мең гариза керде, шуларның 85 % ы уңышлы хәл ителде.

Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәте һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү порталында тавыш бирү системасы үстерелә. Җәмәгать урыннарын төзекләндерүгә бәйле проектлар буенча сораштыруларда бик күп кеше катнашты. Стратегия-2030 документына кертү өчен халыктан электрон рәвештә 3 меңгә якын тәкъдим алынды.

Сентябрьдә без Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең кайбер башкарма органнары  өчен максатларны һәм бурычларны халык катнашында формалаштыру һәм аларны үтәүгә җәмәгать контроле булдыру буенча беренче проектны башлап җибәрдек. Халык хәзер ведомстволарның өстенлекле бурычларын билгеләүдә турыдан-туры катнашачак, шулай ук аларның төп күрсәткечләргә ирешүен контрольдә тотачак.

Кара-каршы элемтәнең, гражданнарның идарә карарлары кабул итү һәм аларны гамәлгә ашыру процессларында катнашуы нәтиҗәлелеге механизмнарын формалаштыру эше дәвам итәчәк. Иң элек бу электрон сервисларны үстерүгә кагылачак. Мондый эшчәнлекне башкаруда Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы, муниципаль һәм ведомство иҗтимагый советлары, массакүләм мәгълүмат чаралары зур роль уйнарга тиеш.

Үсешебездә объектив характердагы, шулай ук кайбер оешмалар һәм затларның гаебе белән килеп чыккан билгеле бер кимчелекләр дә бар. Без аларны яшермибез. Болар – банкларга салган акчаларын кайтарып ала алмаучылар, өлешле торак төзелешенә акча кертүчеләр, авария хәлендәге торакта яшәүчеләр һәм башка проблемалар.

Барлык юнәлешләрдә диярлек хакимият органнарының бу проблеманы хәл итү юллары турында күзаллаулары бар, юл карталары эшләнгән, алар гамәлгә ашырыла.

Моның өчен вакыт һәм ресурслар кирәк. Без катгый төстә законнарга нигезләнеп һәм булган мөмкинлекләрне күздә тотып эш итәбез. Мондый гамәлләр бар кешенең дә күңеленә хуш килеп бетми. Әмма могҗизалар булмый.

Гадәттә, һәр проблеманың үз «авторы» була һәм алар безгә мәгълүм. Әмма мондый кыенлыкларны бетерүнең бөтен авырлыгы хакимият органнарына һәм республика бюджетына төшә.

Хокук саклау һәм күзәтчелек органнарына, килеп туган проблемаларның артык үсеп китүенә юл куймыйча, аларны тиз арада хәл итәргә, кайбер юридик һәм вазыйфаи затларга карата катгыйрак чаралар күрергә кирәк.

Каршылыклы мәгълүматның күплеге кешеләрнең барган процессларны аңлавын байтак кыенлаштыра. Республика үсешенең  рәсми яктыртылуы җитәрлек һәм тиешле дәрәҗәдә дәлилле булмавы  кайчак шикле формулировкалар тууга китерә. Мәгълүматны фикер алышуның асылын белмәгән   авторлар яисә теге яки бу вакыйганы үзенчә аңлату аларга файдалы булган затлар  язуы һәм таратуы аңлашыла.

Бу шартларда массакүләм мәгълүмат агымын максатчан аудиторияләргә, каналларга һәм тарату рәвешләренә бүлү мәгълүмат чаралары өчен әһәмиятле бурычка әйләнә.

Массакүләм мәгълүмат чараларының таратыла торган белешмәләрнең сыйфаты, шулай ук, дөрес булмаган мәгълүмат таратылган очракта,  министрлыклар, ведомстволар һәм муниципалитетларның вакытында чара күрү өчен җаваплылыгы бермә-бер арта.

Республика «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгына тиешле эшне оештыруны йөклим.

Республикада яшьләрдә гражданлык һәм ватанпәрвәрлек хисләрен тәрбияләүгә традицион рәвештә аерым игътибар бирелә. Россиядә игълан ителгән Иреклеләр һәм волонтерлар елы кысаларында, шулай ук максатчан программаларны гамәлгә ашырганда байтак эш башкарыла.

Шулай да, үзләренең яшь үзенчәлекләре белән бәйле рәвештә яшүсмерләргә тормышта шактый зур кыенлыклар, куркынычлы хәлләр белән очрашырга туры килә. Шуңа күрә, без әлеге әһәмиятле өлкәнең үсеше өчен җаваплылык үзәге буларак, мөстәкыйль оешма – Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы төзү турында карар кабул иттек. 

Яшьләр сәясәтен алып бару эше,  тулаем алганда, ведомстволар арасында башкарыла һәм  ул яшьләрне республика үсешенең актуаль программасына актив тарту максатын күздә тотып уздырылырга тиеш.

Хөрмәтле депутатлар!

Татарстан үткәненә игътибарлы мөнәсәбәте белән аерылып тора.                       1920 елда Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасын төзү зур әһәмиятле тарихи вакыйга булды.

Быелның апрель аенда Россия Федерациясе Президентының «Татарстан Республикасы оешуга 100 ел тулуны бәйрәм итү» турында Указы чыгарылды.

Истәлекле бу датага әзерлекнең төп этабы киләсе 2019 елга туры киләчәк.

Бу кайбер мәдәни чараларны уздыруга, шул исәптән мондый чараларны илнең иң яхшы мәдәни мәйданчыкларында үткәрүгә, республика, муниципаль һәм ведомство әзерлек планнарының, иң мөһим объектларны билгеләнгән срокларда куллануга тапшыруны да кертеп, һичшиксез үтәлүенә кагыла.

Хөкүмәт органнарына һәм иҗтимагый оешмаларга үз эшчәнлегендә Татарстан үсеше чагылган материалларны актив файдалану кирәк. Бу, бигрәк тә, яшьләр белән эшләүгә кагыла. Республика уңышларына өлеш керткән һәр исемне, һәр вакыйганы истә тоту бик мөһим.

Моның белән бәйле рәвештә автомобильләр төзү өлкәсендә гигант дип танылган КАМАЗның киләсе елда 50 еллыгын билгеләп үтәчәгебезне әйтеп китәргә телим. Советлар Союзының төрле төбәкләреннән килгән йөз меңләгән иреклеләр төзегән тиңдәшсез завод һәм шәһәр – фидакарь хезмәтнең ачык гәүдәләнеше.

Хәзерге көндә КАМАЗ – автомобильләр төзү сәнәгатенең әйдәп баручы предприятиесе, Татарстан брендларының берсе һәм республикабыз горурлыгы. Республика Хөкүмәтенә, Чаллы шәһәре мэриясенә, предприятие дирекциясенә федераль хакимият органнары белән берлектә әлеге истәлекле датаны билгеләп үтү белән бәйле эш планын кабул итәргә кирәк.

«Яңарыш» республика фондының тарихи-мәдәни мирасыбызны саклап калу  буенча киң колачлы эше гаять зур әхлакый һәм тәрбияви потенциалга ия.

Күптән түгел ЮНЕСКО җитәкчелегендә узган Мәдәниятара багланышлар буенча  Казан форумы дөнья җәмәгатьчелегенең республика казанышларын һәм, Мәдәниятара багланышлар буенча ЮНЕСКОның махсус илчесе буларак, Минтимер Шәрип улы Шәймиевның аеруча зур ролен    тануын ачык күрсәтте.

Мәдәни мирас объектларын саклап калу, файдалану, популярлаштыру һәм дәүләт тарафыннан саклау эшен алга таба да камилләштерүгә шушы юнәлештә эшчәнлек алып барачак республика комитетын  төзү ярдәм итәргә тиеш.

Матди булмаган мәдәни мираска зур игътибар биреп, Лев Толстой елында әдәби җәмәгатьчелек катнашында бик күп конференцияләр, театр-тамаша чаралары, күргәзмәләр уздырдык, кинолар күрсәттек.

Шиһабетдин Мәрҗани – татар дөньясының олы шәхесе. Аның тууына быел 200 ел тулды. Мәрҗани исемен йөрткән мәчет янында бөек галимгә һәйкәл ачылачак. Бу – аның халкыбыз үсешенә керткән зур өлешен тану булачак.

Истәлекле даталар эстафетасы киләсе елда Александр Сергеевич Пушкинның тууына 220 еллык юбилейга тапшырылачак. Тиздән яңа төзелә торган Пушкин исемендәге Рус мәдәнияте үзәге ачылачак.

Россиядә Театр елы дип игълан ителгән киләсе елда бай эчтәлекле зур эш уздырылачак. Бу исә бөтен илебездә мәшһүр театрларыбыз – Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры, Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры һәм В.И. Качалов исемендәге Казан академия рус зур драма театры традицияләрнең буыннан-буынга тапшырылып килүен билгеләп үтү,  шулай ук республикадагы башка театр коллективларына, аеруча балалар театрларына ярдәм күрсәтү өчен күркәм бер сәбәп булып тора.

Театрның уникаль формаларын рухи байлыгыбызны, классик әдәбиятның, рус һәм татар телләренең матурлыгын, халыкларыбыз милли мәдәниятенең үзенчәлекле традицияләрен  ачу өчен мөмкин кадәр тулырак файдаланырга кирәк.

Вакыт агышы һәм дөньякүләм тупланган тәҗрибә милли һәм дини тәңгәллекнең иҗтимагый аңга көчле йогынты ясавын күрсәтә. Республикада барлык халык телләрен, мәдәниятләрен, традицияләрен саклап калу, милләтара тынычлыкны  һәм динара татулыкны ныгытуга юнәлтелгән тирәнтен уйланган сәясәтне киләчәктә дә үстерү зарур. Бу эшне башкаруда Республика халыклары ассамблеясе, дуслык йортлары, мәдәният үзәкләре һәм коллективлары, этномәдәни, дини һәм башка иҗтимагый берләшмәләр зур роль уйный.

Россия Федерациясе халыкларының туган телләрен өйрәнү турындагы закон проектының җәмәгатьчелектә тикшерелүе кайбер киеренкелек чыганакларын һәм илебезнең күпмилләтле мәдәнияте үсешендә әлеге теманың аерым әһәмияткә ия булуын күрсәтте.

Тулаем алганда, безнең фикерләребез һәм карашларыбыз экспертлар һәм федераль хакимият органнары тарафыннан кабул ителде. Гамәлдәге законнарга тирәнтен уйлап кертелгән төзәтмәләр варианты Россия халыкларының туган телләрен өйрәнү өчен кирәкле шартлар тудыра. Владимир Владимирович Путинның «Машук» мәгърифәти форумында әйткән сүзләре безгә ышаныч өсти. Монда ул милли телләрне саклап калу программасын яңа нигезгә корып,  тергезергә өндәде.

Шуның белән бергә, тел мәсьәләсе тирәсендә барган фикер алышулар безнең мәгариф системасы һәм барыбыз өчен җитди сабак  булырга мөмкин. Озак вакыт дәвамында татар телен өйрәнү методикаларын һәм технологияләрен камилләштерү мәсьәләләре хәл ителмәү – безнең җитди кимчелегебез.

Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгына федераль министрлык белән хезмәттәшлектә вазгыятьне төзәтүгә юнәлдерелгән чараларны тиз арада күрергә кирәк. Уку планнарында һәм программаларында туган телне өйрәнүнең мәҗбүрилеге исәпкә алынырга тиеш. «Республиканың дәүләт теле» предметын  өйрәнүне камилләштерү эше дәвам ителергә тиеш.

Моннан тыш, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгына тулаем милли мәгариф инфраструктурасын үстерүгә кагылышлы мәсьәләләр комплексын эшләргә һәм КДУ белән берлектә Милли педагогия институтын төзүне  тәмамларга кирәк.

Республикадан читтә яшәүче татарларга булышлык күрсәтү, тел, мәдәният һәм гореф-гадәтләрне саклап калу – Татарстанның конституцион бурычы. Үткән Бөтендөнья татар конгрессы съездлары әлеге сорауларның аеруча актуаль булуын күрсәтте.

Җаваплы булган хөкүмәт органнарына, Бөтендөнья татар конгрессына, Татар федераль милли-мәдәни оешмасына тиешле структуралар белән тыгыз элемтәдә тору, эшчәнлекнең төрле формаларын куллану, шул исәптән,                  «Ана теле» челтәрен киңәйтү кирәк.

Татар халкы үсеше Стратегиясен кабул итүне сузу безне бер дә бизәми. Ул татарларны милли идентификация һәм халыкның үткәне, бүгенгесе һәм киләчәгенә уртак карашка нигезләнеп берләштерүче документ булырга тиеш. Искәртеп үтәм, бу эш өчен Бөтендөнья татар Конгрессы җаваплы.

Татарстанның дәүләт белән дин, конфессияләр арасындагы үзара багланышларны камилләштерүгә өстенлек бирүе, гомумән алганда, рухи һәм иҗтимагый үсеш халәтенә уңай йогынты ясый.

Бу эштә Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте һәм Рус православие чиркәвенең Татарстан митрополиясе гаять әһәмиятле роль уйный. Республика мөселман өммәтенең һәм православие җәмгыятенең эзлекле үсешен мөселман дин әһелләренең һәм православие җәмәгатьчелегенең форумнары, изге урыннарга баручылар саны арту, мәгълүмати-наширлек эше  киңәю, радикальлеккә һәм экстремистлыкка кискен каршылык күрсәтү ачык дәлилли.

Моңа уку-укыту һәм фәнни эш алып барыла торган Болгар ислам академиясенең үсеше, «Хозур-ТВ» мөселман телеканалы эшли башлау, Казан Мәрьям Ана иконасы соборын торгызу зур этәргеч бирә.

Динара багланышларның каршылыксыз булуына яһүд динен тотучылар, иске дини йола тарафдарлары һәм католиклар җәмәгате сизелерлек өлеш кертә. 

Дини берләшмәләрнең актуаль социаль бурычларны хәл итүдә катнашу активлыгы артты. Бу очракта традицион рухи хәзинәләргә нигезләнгән гаилә институтын ныгытуга аеруча зур игътибар бирелүе әһәмияткә ия.

Без үзгәрешләр заманында яшибез: икътисад, социаль өлкә һәм тормыш рәвеше гел үзгәреп тора.

Җәмгыять үсешендә төрле карашлы, төрле милләт һәм дин вәкилләренең гражданлык җаваплылыгы һәм социаль бердәмлеге зур роль уйный.

Бу – ил һәм республика үсеше дәрәҗәсенең әһәмиятле күрсәткече. Алга таба да иҗтимагый мөнәсәбәтләрне ныгыту эшен дәвам итәргә кирәк.

Хөрмәтле депутатлар!

Халыкара элемтәләрнең, республика үсешенә йогынты ясаучы фактор буларак, әһәмияте арта бара.

Быел Татарстанга визит белән Казахстан һәм Төрекмәнстан президентлары, Ислам хезмәттәшлеге оешмасы Генераль секретаре, Төркия, Франция, Бельгия, Португалия, Кытай, Казахстан, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Тунис министрлары, берничә дистә чит ил дәүләтләренең илчеләре, йөздән артык чит ил делегацияләре килеп китте.

Үз чиратында, Татарстан вәкилләре күп кенә төбәкләрдә һәм компанияләрдә эш сәфәрендә булды, зур форумнарда һәм күргәзмәләрдә катнашты.

Республикада Россиянең Кытай, Португалия, Төркия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре белән хөкүмәтара комиссияләре утырышлары уздырылды.

«Россия – ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме кысаларында мөселман дәүләтләре һәм оешмалары белән элемтәләр киңәя.

10 нчы KazanSummit халыкара икътисадый форумы уңышлы узды.

Халыкара мәдәни, фәнни-мәгърифәти, спорт, яшьләр, туристлык проектлары тышкы элемтәләр комплексының аерылгысыз бер өлешен тәшкил итә. Эш барышында Россия хезмәттәшлек федераль агентлыгының һәм аның чит илләрдәге үзәкләренең ресурсларыннан активрак файдаланырга кирәк.

Россия Федерациясе Чит илләр эшләре министрлыгы белән  тыгыз элемтәдә торып, Татарстан үз тышкы багланышларының иң әһәмиятле юнәлешләреннән берсен – ватандашлар белән хезмәттәшлекне алып бара.

Безгә Көнбатыш илләреннән партнерлар белән элемтәләрне үстерергә, шул исәптән Евразия икътисадый берлеге кысаларында да, халыкара икътисадый кооперация мәйданын активрак файдаланырга кирәк.

Россия белән Кытай арасында формалашучы транспорт, логистика һәм сәүдә коридорлары яңа базарларга чыгу өчен стратегик мөмкинлекләр бирә. Бу программада Татарстан төп инвестицияләр туплана, талантлар җәлеп ителә һәм технологияләр кулланыла торган форпостларның берсе ролен үти алыр иде.

Чит дәүләтләр төбәкләре белән турыдан-туры хезмәттәшлек урнаштыруны дәвам итәргә кирәк. Бүген бу – алдынгы технологияләргә һәм кулланучылар белән бәйләнешләр урнаштыруга илтә торган иң кыска юл.

Шул ук вакытта хакимият органнары вәкилләренең Россия күләмендә һәм халыкара күләмдә уздырыла торган чараларда катнашу нәтиҗәлелеген арттырырга, тәкъдим ителә торган инвестиция проектларын сыйфатлырак итеп эшләргә  кирәк.

Шулай ук муниципаль берәмлекләрнең  проектларына Татарстан Республикасы инвестицион үсеш агентлыгын җәлеп итеп ярдәм күрсәтү кирәклегенә игътибарыгызны юнәлтәм.

Хөрмәтле депутатлар!

Татарстан Республикасы социаль-икътисадый үсеш дәрәҗәсе ягыннан Россия төбәкләре арасында алдынгылардан берсе. Шул ук вакытта, икътисад үсешенең хәзерге темплары безне канәгатьләндерми. Эре инвестиция проектларын җәлеп итүне һәм гамәлгә ашыруны, җитештерүнең нәтиҗәлелеген һәм эш активлыгы дәрәҗәсен арттыруны, товар базарларында катнашу даирәсен киңәйтүне дә кертеп,  мөмкин булган барлык резервларны файдаланырга кирәк.

Монда, шул исәптән, барлык процессларның тулысынча цифрлаштырылуына нигезләнгән яңа технологик тәртипкә күчәргә әзер булуыбыз төп факторга әйләнә.

Бу очракта цифрлаштыру – үзмаксат түгел. Ул предприятие, учреждение, хакимият органнарында җитештерү һәм оештыру  процессларын үтәли цифрлаштыру, зур ихтыяҗ туа торган дәүләт хезмәтләрен цифрлы рәвештә күрсәтү, цифрлы технологияләр өлкәсендә белем алуны мәгариф системасына кертү, цифрлы аналитика һәм модельләштерү кебек гамәли нәтиҗәләргә ирешүне күздә тотарга тиеш.

Республика икътисады үсешенең төп чыганагын, нык нигезен элеккечә  үк нефть-газ-химия комплексы тәшкил итә.

Татарстанда нефть чыгара башлауга быел 75 ел тулды. Шул вакыт эчендә 3 300 млн тонна кара алтын чыгарылды. Бу – ил һәм республика икътисады үсешендә әһәмиятле роль уйнады.

Татарстан бүген дә илнең нефть чыгару буенча һәм нефть запасларына бай булган  иң күренекле үзәкләреннән берсе булып тора.

Быелның гыйнварында Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин катнашында «ТАНЕКО»да автобензиннарның  югары октанлы, экологик чиста компонентларын чыгару буенча яңа ике производство ачылды. Июль аенда 1 600 мең тонна дизель ягулыгы һәм                500 мең  тоннадан артык авиакеросин  җитештерү куәтенә ия булган  тагын ике яңа производство  эшли башлады. Бу проектларга   барлыгы 23 млрд сум акча тотылды.

«Түбән Кама нефтехим» предприятиесендә изопрен каучук чыгару производствосын яңартып кору һәм аның куәтен арттыруга юнәлтелгән киң колачлы программа уңышлы тәмамлана.  Аерым алганда, 18,5 млрд сумлык ике этап тәмамланды, формальдегид, изобутилен чыгару буенча яңа производстволар эшли башлады. Өченче этапны башкару  быелның ахырына кадәр изопрен каучук җитештерүне 330 мең тоннага җиткерергә мөмкинлек бирәчәк.

«Татнефть» компаниясенең Россия Федерациясе нефть сәнәгатендә технологик лидерларның берсе буларак тоткан урынын тагын да ныгыту актуаль бурыч булып кала. Бу, беренче чиратта, аеруча куе нефть чыгаруны арттыру, булган нефть ятмаларында нефть чыгаруны арттыру, нефть чыгару коэффициентын дөньядагы иң яхшы тәҗрибәләр дәрәҗәсенә күтәрү  аша мөмкин була.

«ТАНЕКО» комплексында яңа  ЭЛОУ-АВТ-6 җайланмасын эшләтеп җибәрү  һәм нефть эшкәртү җайланмалары куәтен 14 млн тоннага җиткерү, «Евро-5» класслы автомобиль бензины җитештерә башлау, шулай ук «Түбән Кама нефтехим» предприятиесендә 600 мең тонна күләмендә этилен җитештерү буенча яңа производство һәм аның белән бәйле башка производстволар  төзелеше проектын гамәлгә ашыру республиканың нефть-газ-химия комплексында стратегик бурычлар булып тора.

Моннан тыш, ел ахырына кадәр «ТАИФ-НК» предприятиесенең авыр нефть калдыкларын тирәнтен эшкәртү буенча комплексын эксплуатациягә кертү эшләрен төгәлләргә кирәк. Әлеге проектка 1 700 млн АКШ доллары тотылачак.

«Казанның Органик синтез» предприятиесендә Этилен заводының яңа пиролиз мичләрен эксплуатациягә кертү бурычы тора.

Соңгы 5 ел эчендә республиканың нефть-газ-химия комплексы предприятиеләре нигездә алдынгы, югары технологияле  инновацияле проектларны гамәлгә ашыруга инвестицияләр  үсеше темпын киметмәделәр. Әлеге уңай динамиканы саклап калу мөһим.

Тулаем алганда, Татарстан нефть-газ-химия комплексын үстерү программасын эшләү һәм кабул итү актуаль бурыч булып кала.  Якындагы                     5 елга максат һәм бурычлар куюдан  озак вакытка исәпләнгән – 2030 елдан алып 2050 елга кадәр перспективага күчәргә кирәк. Үсешнең сыйфатын яхшыртуда тармак идеологиясенә ихтыяҗ бар. Нефтьне нефть химиясе тармагы өчен кыйммәтле чимал буларак файдалану проектларына өстенлек бирү зарур.

Илебез һәм чит илләр базарларында четерекле вазгыять урнашуга карамастан, машина төзү комплексы тотрыклы үсеш кичерә.

КАМАЗ – Россия Федерациясе йөк автомобильләре базарында беренче номерлы компания һәм ул дөнья күләмендә иң эре егерме автомобиль  җитештерүче предприятиеләр санына керә.

Автогигантта инвестицияләр күләме 100 млрд сум тәшкил иткән автомобильләр модельләре рәтен үстерү буенча эре проект гамәлгә ашырыла. Аның буенча республика өчен беренче махсус инвестиция контракты төзелде.

Киләсе елның икенче кварталында завод яңа кабиналар һәм                           К5 төркеме йөк машиналарын серияле җитештерүне башлаячак.

Бүгенге көндә илдәге һәр өченче хәрби кораб Зеленодольскиның                 А.М. Горький исемендәге заводында җитештерелә. Шул исәптән, туристлык мөмкинлекләрен арттыру өчен дә, граждан билгеләнешендәге суднолар төзүне арттыру яңа бурыч булып тора.

Агымдагы ел Казанның авиация заводы өчен берничә вакыйга белән истәлекле булды. Алар озак вакыт дәвамында предприятиенең үсешен тәэмин итәргә тиеш. Россия Федерациясе Президенты катнашында Ту-160 яңа стратегик ракета ташу очкычын сынау уздырылды һәм Россия Федерациясе Оборона министрлыгы ихтыяҗларында 10 очкыч төзүгә контракт төзелде. Шулай ук яңартылган Ту-22М3М ракета ташу-бомбардировщигын сынау уңаеннан тантана узды.

Казан вертолет заводында зур яңарту эшләре бара. Санитария авиациясе ихтыяҗлары өчен 104 «Ансат» вертолетын сату буенча зур контрактка кул куелды.  Предприятиенең алга таба үсеше өчен яңа конструкторлыкка кагылышлы һәм стратегик карарлар кабул итү зарур.

Кече авиация дә үсештә. «МВЕН» компаниясе безнең стратегик партнерыбыз булган «Ростех» дәүләт корпорациясе белән берлектә авиа-химия эшләрен башкару өчен очкыч эшләүгә типа сертификаты алды. Бу хәзерге Россия тарихында авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге беренче сертификацияләнгән самолет.

Шушы көннәрдә ПОЗиСта яңартылган җитештерү комплексы ачылды. Цифрлы технологияләрне кулланышка кертү биредә хезмәт җитештерүчәнлеген 20 % ка арттырырга мөмкинлек бирде.

«Бетар» компаниясе исәпкә алу приборлары җитештерү белән беррәттән, республикада зур ихтыяҗ булган станоклар төзү эшен дә башкара. Предприятиенең үзендә җитештерелгән робот-манипуляторлар сынау узып, эштә кулланыла башлады инде.

«Вакууммаш» заводы да актив рәвештә үсә, ул үзенең 40 % тан артык продукциясен чит ил базарларына чыгара.

Республиканың алгарышлы үсеше электр энергиясе белән тәэмин итүнең тиешле дәрәҗәдә булуын таләп итә.

«Татэнерго»да электр энергиясен тапшыру шартнамәсе программасы кысаларында гомуми көчәнеше  450 мегаватт булган пар-газ җайланмасы төзү буенча ике зур проект гамәлгә ашырылды.

Компаниянең бүгенге көндә төп бурычы – гаять зур икътисадый һәм социаль әһәмияткә ия Зәй ГРЭСын модернизацияләү буенча тагын бер зур проектны тормышка ашыру. Хөкүмәткә әлеге объектны җылылык станцияләрен модернизацияләү буенча яңа программага кертү мәсьәләсен хәл итәргә кирәк.

Түбән Каманың 2 номерлы җылылык-электр станциясе һәм Казанның 3 номерлы җылылык-электр станцияләрендә 738 мегаваттка исәпләнгән яңа производстволар кертелде. 2021 елга «Түбән Кама нефтехим»да 495 мегаваттка исәпләнгән өстәмә производстволар кертү планлаштырыла.

Тулаем алганда, республиканың электр энергиясе белән тәэмин итү системасында заманча автоматлаштыру, диагностика, мониторинг алып бару һәм электр челтәрләре торышына идарә чаралары ярдәмендә алдынгы технология актив рәвештә кулланышка кертелә.

Республика цифрлы энергетикасының генерация, электр энергиясен тапшыру һәм сатуны да кертеп, бердәм структурасын формалаштыру бурычы тора.

Моннан тыш, республикада энергиянең альтернатив чыганакларын, аерым алганда, җил көче белән эшли торган электр станцияләрен күбәйтү мөмкинлеген өйрәнү буенча эшне дәвам итәргә кирәк.

Без бизнеска булышлык итү инфраструктурасы алдына алгарышлы үсеш буенча мөһим бурычлар куябыз. Алар дүрт алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе, ике махсус икътисадый зона – «Алабуга», илебезнең барлык сәнәгать зоналарыннан керемнең өчтән ике өлеше шушы зонага туры килә (узган елга керем – 77 млрд сум) һәм «Иннополис». Анда 75 компания эшли. Әлеге зонаның Лаеш районында урнашкан икенче мәйданчыгы  шулай ук яхшы мөмкинлекләргә ия. Биредә Россиянең иң зур                                             ИТ-компанияләреннән берсе – ICL үз проектларын уңышлы гына гамәлгә ашыра (мәйданчыкта 1300 дән артык кеше эшли).

Ләкин, шуңа да карамастан, Иннополисның мөмкинлекләре дә тулысынча файдаланылмый. Анда яңа мәгълүмати технологияләр һәм продуктлар уйлап табылырга һәм икътисадта файдаланырга тиеш. Иннополис үзенең атамасын акларга тиеш.

Республикада «Химград» технополисы (2017 елда керем – 29,3 млрд сум, 285 компания), Европадагы иң зур «КИП Мастер» индустриаль паркы (2017 елда 67,5 млрд сум керем, 276 резидент), ике «ИТ-парк» мәйданчыгы (2017 елга керем – 12 млрд сум, 151 резидент) уңышлы гына эшләп килә.

Моннан тыш, Чаллы да «Хайер» индустриаль паркы төзелеше башланды, биредә елына 1 млрд АКШ доллары күләмендә инвестицияләр кертелер дип көтелә.

Татарстанда без муниципаль дәрәҗәдә 70 сәнәгать мәйданчыгы булдырдык инде. Әлеге эш дәвам итәчәк.

Сәнәгать мәйданчыкларына активрак рәвештә инвесторларны җәлеп итәргә, бизнес өчен уңайлы шартлар һәм яңа эш урыннары булдырырга кирәк.

Һәр атна саен кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү мәсьәләләре буенча район башлыклары безгә үз фикерләрен җиткерә. Ассызыклап әйтәм, кайбер районнардагы вазгыять безне канәгатьләндерми. Без алга таба да әлеге сорауны контрольдә тотачакбыз.

Кече һәм урта бизнес – муниципалитетлар икътисады үсешенең төп нигезе булып тора.

Шуны да билгеләп үтәсем килә, эшкуарлыкка балаларны мәктәптә укыган еллардан ук, шул исәптән махсус түгәрәкләр, кванториумнар, яшьләр инновация иҗаты үзәкләрендә өйрәтә башларга кирәк.

Моннан тыш, көллиятләрдә һәм югары уку йортларында чыгарылыш квалификация эшләре шәхси бизнес булдыру һәм аны үстерүгә юнәлдерелгән булуына омтылу кирәк.   

Без бизнес өчен «Ышанычлы бизнес», «Үзгәртеп кору», «Турыдан-туры эшкә күчик!» кебек күптөрле мәгариф программаларын гамәлгә ашыру эшен дәвам итәбез, шулай ук  Эшкуар йорты кебек яңа проектларны башлап җибәрәбез.

Әлеге барлык проектлар үз эшен яңа башлап җибәрүчеләр, шул ук вакытта тәҗрибәле бизнесменнар өчен, шул исәптән контроль-күзәтчелек органнары белән үзара хезмәттәшлек итүдә яңа белем һәм күнекмәләр алуга юнәлтелгән. Бу коррупциячел хокук бозу очракларын профилактикалауның да үтемле юлы булып тора.

Бүгенге көндә эшкуарларның муниципаль хакимият органнарына һәм контроль-күзәтчелек органнарына нигезле дәгъвалары бар. Административ яктан көчле басым, бюрократия һәм, тулаем алганда, кайбер хакимият органнары вәкилләренең икътисад үсешендә бизнесның мөһим урын алып торуын аңламау кебек күренешләр әле һаман да бар.

Безнең бурыч – бизнесның хакимияткә ышанычын арттыру, конструктив диалог алып бару. Бизнес-проектларны булдыру һәм үстерү өчен  уңайлы шартлар тудырырга кирәк.

Тагын бер кат контроль һәм күзәтчелек органнары җитәкчеләренә мөрәҗәгать итәм – сезгә үзгәрергә, яңа эш алымнары куллана башларга вакыт! Бу хокук бозуларны профилактикалауга һәм кисәтүләр ясау тәҗрибәсен куллануга да, шулай ук тулаем бизнес белән үзара эшчәнлек алып баруда коммуникатив күнекмәләр урнаштыруга да карый.

Эш белән үзен-үзе тәэмин итүчеләргә кагылышлы сораулар шулай ук актуаль булып кала. Татарстан әлеге категория гражданнар белән эшләүнең яңа рәвешләрен кулланышка кертү буенча пилот төбәкләр исемлегенә кертелде. Эш белән үзен-үзе тәэмин итүчеләргә гарантияләр бирү һәм аларны хокукый яклау, шулай ук аларның үз эшчәнлекләрен законлы алып баруда кызыксынганлыгын арттыру мәсьәләләрен карап тикшерү зарур.

 

Хөрмәтле коллегалар!

Безнең республикабыз агросәнәгать комплексының үз халкын тулысынча төп азык-төлек продуктлары белән тәэмин итү белән бергә республикадан читтәге төбәкләргә дә зур күләмдә продукция чыгаручы алдынгы регионнарның берсе булып тора.

Моңа меңләгән авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең тырыш хезмәте нәтиҗәсендә ирешелә.

Авыл хуҗалыгы – икътисадның мөһим өлкәсе генә түгел, тормыш рәвеше дә. Аның телне, мәдәниятне һәм гореф-гадәтләрне саклап калуда өлеше бик зур.

Без авылга һәрчак булышып килдек, аңа алга таба да ярдәм итәрбез. Күпләгән республика программасы шул максатка юнәлгән.

Авыл хуҗалыгы җитештерүенең нәтиҗәлелеген арттырырга кирәк. Бүгенге көндә бертигез мөмкинлекләре булган районнар һәм хуҗалыклар гаять төрле күрсәткечләргә ирешә.

Мисал өчен, сөрүлек җирләре мәйданы Кукмара һәм Балтач районнарыннан әллә ни аерылмый торган Лениногорск, Чүпрәле һәм Апас районнары 1 гектардан акчалата керемне 2 тапкырга кимрәк ала.

Яисә Кукмара районының Вахитов исемендәге хуҗалыгында барлыгы 2,5 мең сыердан тәүлегенә 77 тонна сөт савып алына. Бу күрсәткеч савым сыерларының баш саны 2 тапкырга күбрәк булган Әгерҗе районы белән чагыштырганда артыграк.

Мамадыш районының «Ярдәмче программа» компаниясендә тәүлегенә              140 тонна сөт җитештерелә, бу исә Баулы, Алабуга һәм Балык Бистәсе  районнарының бергә савып алган сөте күләменнән күбрәк.

Сүз дә юк, үзеңне аклау өчен бик күп дәлил һәм сәбәп уйлап табарга була. Ләкин эш нәтиҗәләре барысын да ачык күрсәтә.

Агросәнәгать комплексының алга таба үсеше авыл хуҗалыгы продукциясен тирәнтен эшкәртүгә юнәлтелгән булырга тиеш.

Бүгенге көндә өстәмә бәянең шактый зур өлеше республикабыздан читтә билгеләнә. Моның нәтиҗәсендә керемебезнең күпмедер күләме кулдан китә.

Хуҗалык итүнең кече формалары һәм шәхси хуҗалыклар тарафыннан җитештерелгән продукциягә ихтыяҗ шулай ук югары дәрәҗәдә саклана.

Бакчасында яшелчә үстерә һәм мал-туар асрый торган кеше үзе өчен генә түгел, ә башкалар өчен дә игелекле эш башкара. Без мондый кешеләрнең хезмәтен бәяләргә һәм аларга кулдан килгәнчә ярдәм күрсәтергә тиеш.

Әлеге максатларда республика авылларында хуҗалык итүнең кече формалары эш активлыгын арттыруга гына да ел саен 2 млрд сум акча бүлеп бирелә. Бу – 20 гә якын ярдәм итү чарасы дигән сүз.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Хәйрулла улы Мөхәммәтшин һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Готыф улы Әхмәтов җитәкчелегендә уздырыла торган зона семинар-киңәшмәләре республиканың аграр тармагын үстерүгә булышлык итүнең нәтиҗәле чарасы булып тора. Алар авыл кешеләренең хезмәт активлыгын арттыруга юнәлдерелгән. Әлеге эшне алга таба да дәвам итәргә кирәк.

Авыл хуҗалыгы кооперативларын һәм агропаркларны үстерү – актуаль сорау. Авылда бер кешегә сату базарына чыгу кыен, тулы бер система кирәк. Кулланучылар кооперациясе әлеге мәсьәләне хәл итә.

Инициативалы кешеләрне табу һәм аларга ярдәм итү – район һәм авыл җирлекләре башлыклары бурычы.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы белән берлектә чимал эшкәртү, продуктны «кырдан кибет киштәләренә» җиткерү өчен районнар арасында кооперацияне җайга салу шарт.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, шулай ук район башлыкларының эшендә төп өстенлекләрнең берсе булып авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрнең тулысынча файдаланылуын һәм аларның саклануын тәэмин итү тора.

Республикада авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге югары уңыш бирә торган җирләрнең мәйданы кимүе, шулай ук эшкәртелми торган җирләр булуы аларны авыл хуҗалыгы әйләнешеннән чыгаруны туктату буенча кискен чаралар күрүне таләп итә.

Соңгы елларда авыл хуҗалыгы җирләрен торак пунктлар чикләренә кертү процессы зур темплар белән бара.

Соңгы 4 елда гына да республикада авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрнең мәйданы 6,5 мең гектарга кимеде, шулардан 5 мең гектар җир торак пунктлар составына күчерелде. Беренче чиратта, бу Лаеш                     (2,7 мең га), Питрәч (800 га), Биектау (500 га), Зеленодольск (500 га), Югары Ослан (300 га) һәм Тукай (300 га) муниципаль районнарына кагыла. 

Әмма җирләрнең категорияләрен үзгәртү еш кына торак пунктларның комплекслы һәм тотрыклы үсешенә китерми. Күп кенә җир кишәрлекләре озак вакыт дәвамында кулланылмыйча ята.

Бу хәл хакимият органнары, аерым алганда, Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, республиканың баш архитекторы, район башлыклары тарафыннан тиешле контрольнең булмавын күрсәтә.

Хәтта күчерелгән җирләр турында гап-гади мәгълүмат туплау эше дә алып барылмый!

Республика Хөкүмәтенә әлеге вазгыятьне махсус контрольгә алуны йөклим! Һәрбер җаваплы ведомствоның, шулай ук муниципалитетларның бурычларын төгәл билгеләп, ведомствоара хезмәттәшлек өлкәсендә тәртип урнаштырырга кирәк.

Мөмкин булган барлык механизмнарны файдаланып, аерым алганда, җир салымын арттыру, җир кишәрлекләрен яңадан авыл хуҗалыгы билгеләнеше категориясенә күчерү яисә аларны тартып алу кебек алымнар кулланып әлеге җирләрне хуҗалык әйләнешенә кертү чараларын күрү зарур.

Тагын бер кат кабатлыйм – җир буш ятмаска тиеш!

Шәһәр төзелеше эшчәнлеген тәэмин итүнең мәгълүмати системасын булдыру һәм аны кулланышка кертү җир кишәрлекләре белән идарә итү нәтиҗәлелеген арттыруның тагын бер ысулы булырга тиеш һәм ул муниципаль районнарда җир һәм шәһәр төзелеше өлкәсендә законнарны бозу очракларын ачыклау, җирләрне торак пунктлар чикләренә кертүне тәртипкә салу мөмкинлеге бирәчәк.

Хөрмәтле коллегалар!

Икътисадның һәм социаль өлкәнең үсеше дәүләт һәм муниципаль идарә системасының нәтиҗәлелегенә бәйле, аны хәзерге заман шартларына нигезләнеп камилләштерү таләп ителә.

Дәүләт идарәсе органнарына вәкаләтләр бүлеп бирүне, шулай ук әлеге органнар карамагында төрле учреждениеләр оештыруның нигезле булуын анализлауны тәмамларга кирәк.

Дәүләт һәм тармак программаларын эшләү системасын тәртипкә салу шарт, болар бер-берсен кабатламаска һәм берсе икенчесенә каршы килмәскә тиеш.

Тулаем алганда, республика Хөкүмәте структурасына да үзгәрешләр кертү таләп ителә.

Бүгенге көндә Татарстанда тормышның төрле өлкәләрендә күпсанлы мәгълүмат системалары гамәлдә. Ләкин, ни кызганыч, аларның бер-берсе белән бәйләнеше юк дәрәҗәсендә, федераль мәгълүмат системалары арасында да, шулай ук безнең мәгълүмат системалары арасында да мәгълүмат алмашу юк.

Шул ук вакытта булган хата-кимчелекләрне бетерү эше бик акрын бара. Моның өчен Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы җаваплы.

Җирле үзидарә системасының нәтиҗәлелеген арттырырга кирәк. Аның республикабызда 10 елдан артык кулланылышта булган моделен шулай ук камилләштерү зарур.

Аерым муниципаль берәмлекләрдә муниципаль вәкаләтләр бирелгән төрле-төрле учреждениеләр ачу бюджет чыгымнарының нигезсез артуына китерде.

Җирле үзидарә органнарының үз структураларында да кимчелекләр бар. Аны формалаштырганда системалы, бердәй карашларга һәм таләпләргә таянып эш итәргә кирәк.  

Гамәлдәге законнар муниципаль идарә органнары структурасын төрле юнәлешләрдә камилләштерү мөмкинлеге бирә. Эш барышында тагын да нәтиҗәлерәк вариантлар кулланылырга тиеш.

Татарстан Республикасы Президенты Аппаратына Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы белән берлектә Җирле үзидарә органнары структурасы стандартын эшләүне йөклим.

Гомумән, кадрлар эшен камилләштерергә кирәк. Беренче чиратта, бу кадрлар резервын үстерү, белгечләрне алдынгы тәҗрибәләр һәм заманча тенденцияләрне исәпкә алып яңадан әзерләү проектларына кагыла.

Коррупциягә каршы көрәшү сәясәтен гамәлгә ашыру мәсьәләләре актуальлеген югалтмый. Бу юнәлештә гаять зур эш башкарыла. Һәм без аны дәвам итәчәкбез. Беркемдә дә буш өметләр белән яшәмәсен!

Хөрмәтле коллегалар!

Барлык эш-гамәлләребезнең максаты – кешеләр турында, аларның барлык мәшәкатьләрен, уй-омтылышларын кайгырту. Кешеләрнең тормыш дәрәҗәсен яхшырту  бурычы Татарстанның 2030 елга кадәр социаль-икътисадый үсеше стратегиясе нигезендә ята. Моннан тыш, берсүзсез, Россия Президентының стратегик күрсәтмәләре үтәлә.

Моннан 10 ел элек комплекслы рәвештә гамәлгә ашырыла башлаган республика программалары нәкъ менә шуңа юнәлтелгән.

Шушы вакыт эчендә Татарстанда 150 меңнән артык гаилә яңа фатирларга күченде, шул исәптән, 19 мең ветеран; 8 мең яшь гаилә һәм күпбалалы гаилә; 1,5 мең ятим бала. Социаль ипотека программасы буенча 100 меңнән артык гаилә өй туйлары уздырды; 20 мең граждан авария хәлендәге торак фондтан күчерелде.

Капиталь төзекләндерү программасын тормышка ашыру барышында Татарстан халкының гомуми саныннан яртысы диярлек үзләренең торак шартларын яхшыртуга иреште. Бу – 10 мең күпфатирлы йорт дигән сүз.

Мәгариф объектларына килгәндә, 21 мең укучы өчен 52 яңа мәктәп ачылды, 781 мәктәп, 267 балалар бакчасы төзекләндерелде, 30 меңнән артык сабый хәзер заманча яңа балалар бакчасына йөри. Без 3 яше тулмаган барлык балаларны тулысынча диярлек мәктәпкәчә учреждениеләрдә урыннар белән тәэмин иттек.

Киләсе адым – яслеләрдә урыннарны арттыру. Тагын 6 мең урынга исәпләнгән 29 балалар бакчасы төзергә планлаштырабыз, шуларның яртысы – ясле яшендәге балалар өчен. Бу исә, үз чиратында, яшь әниләргә, теләге булганда, иртәрәк эшкә чыгарга мөмкинлек бирә. 

Сәламәтлек саклау учреждениеләрен модернизацияләүгә 30 млрд сумнан артык акча бүлеп бирелде. Бу – фельдшер-акушерлык пунктлары, табиблык амбулаторияләре, ашыгыч медицина ярдәме станцияләре төзеләчәк дигән сүз.

Моннан тыш, быел без Татарстанда илебездә тиңе булмаган программаны үтәүне төгәллибез. Шуның нәтиҗәсендә республикада                      197 поликлиника төзекләндерелде һәм заманча җиһазландырылды. 

Башкарыла торган эш кешеләргә медицина ярдәме алырга, югары технологияле медицина ярдәме күрсәтүне арттырырга, бик күп көчле авыруларны иртә ачыкларга мөмкинлек бирәчәк.

Спорт инфраструктурасын төзүдә бик күп эш башкарылды. Бөтен республика буенча меңгә якын универсаль спорт мәйданчыгы, 71 спорт залы, 62 бассейн, 17 яңа боз сарае, 27 чаңгы базасы төзелде.

Бу исә сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга бик яхшы этәргеч бирә. Республикада физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүчеләрнең саны икеләтә, ягъни 43 % тан артты.

Мәдәният объектларыннан файдаланучыларның санын ишәйтү, гражданнарның иҗади сәләтләрен үстерү максатларында 270 яңа мәдәни-ял итү учреждениесе төзелде, 139 ы – капиталь төзекләндерелде.  Алар арасында татарстанлыларның берничә буыны өчен иң яраткан ял итү урыны – Казан циркы да бар.

Моннан тыш, 91 мәдәни мирас объектында, шул исәптән 14 музейда реставрация эшләре башкарылды.  

Җәмәгать урыннарын төзекләндерү эше халык тарафыннан бик югары бәяләнде. 250 дән артык объект төзелде һәм тәртипкә китерелде. Яңартылган парклар, скверлар, яр буйлары халыкның ял итү һәм күңел ачу өчен күпләп йөри торган урынына әйләнде. Моңа парклар һәм скверларда төрле матур бәйрәмнәр һәм тематик чаралар уздыра башлау да уңай йогынты ясады.  

Җәмәгать урыннарын үстерү буенча эшне алга таба да дәвам итәчәкбез. Бу елда тагын 58 объект төзекләндереләчәк.

Гражданнар иминлеген тәэмин итү безнең өчен мөһим бурыч булып кала. Моны хәл итүгә «Имин шәһәр» проекты һәм тәртип саклауда катнашучы муниципаль хезмәткәрләр санын арттыру ярдәм итәчәк.

Һичшиксез, юл инфраструктурасын үстерү буенча бик күп эш башкарыла. 2010 елдан алып республикада 5 мең километрдан артык автомобиль юлы, 124 күпер төзелде һәм төзекләндерелде, меңнән артык шәһәр йортлары ишегалдында юллар тәртипкә китерелде, 62 мең кеше яши торган 426 авыл торак пунктларына асфальт түшәлде.

Агымдагы елда юл төзелеше тармагына 25,5 млрд сум акча бүлеп бирелде.

Республикада тормышка ашырыла торган программалар нәтиҗәсендә халыкның тормыш дәрәҗәсе яхшыра, инфраструктура үсә, һәрбер муниципалитетның һәм тулаем республиканың йөзе үзгәрә.

Хәзер һәрбер районда заманча социаль, мәдәни һәм спорт объектлары бар.

Берсүзсез, гаять зур эш башкарылды. Быел гына да республикада                      44 млрд сумга 38 программа гамәлгә ашырыла.

Без, һичшиксез, бу эшне дәвам итәчәкбез. Ул системалы рәвештә, һәр объект буенча 3 елга исәпләнгән программалар нигезендә башкарылачак.

Программаларны формалаштыруның сыйфатына аеруча игътибар бирергә кирәк. Аларның синхронлыгын, шулай ук әлеге объектларның үзләрен рациональ файдалануны тәэмин итәргә кирәк.

Министрлык һәм ведомство җитәкчеләре, район башлыклары капиталь акча салу программаларын формалаштыру һәм аларны үтәү өчен шәхсән җаваплы.

Республикада җәмәгать инфраструктурасын үстерү белән беррәттән, илебез Президентының 2012 елның май указлары да тулысынча үтәлде, шул исәптән табиблар һәм тәрбиячеләрнең хезмәт хакы 2 тапкырга, укытучылар һәм бюджет өлкәсе башка категорияләре хезмәткәрләренең эш хакы бер ярым тапкырга артты, 30 меңнән артык күпбалалы гаиләгә җир кишәрлекләре бирелде, электрон хезмәт күрсәтүләрдән файдаланучы гражданнарның саны 20 проценттан 80 процентка җитте.

Май указлары эзлекле рәвештә Россия Президентының яңа Указы – асылда, илебезнең 2024 елга төп стратегик документы нигезендә тормышка ашырыла торган илкүләм проектларда дәвам иттерелә.

 

Хөрмәтле депутатлар!

Республикабыз узган юл, безнең ирешкән казанышларыбыз – барлык татарстанлыларның тырыш хезмәте нәтиҗәсе ул. Безнең хаклы рәвештә горурланырлык уңышларыбыз да бар, ләкин әле эшлисе эшләребез дә бик күп.

Белем, күнекмәләр, тәҗрибә туплау, халык сәламәтлеген ныгыту һәм нәтиҗәле хезмәт өчен уңай мохит формалаштыру аша кеше капиталын арттыру гаять мөһим бурычларның берсе булып кала.

Биредә төп роль мәгариф өлкәсенә бирелә.

Соңгы 8 елда әлеге тармакның берләштерелгән бюджеты                             3 тапкырга диярлек артты.

Әлбәттә, мәгариф өлкәсенә тотылган чыгымнар – дәүләт өчен гадәти социаль йөкләмәләр генә түгел. Бу – безнең зур нәтиҗәләр өмет итеп, киләчәккә инвестицияләребез булып тора.

Без республикада яшәүче һәр кешенең, аның барлык мөмкинлекләрен исәпкә алып, үсешенә ярдәм итәргә, балаларга киләчәккә юнәлеш бирергә бурычлы. Яшь буын вәкилләренең сәләтләрен ачу һәм конкурентлык өстенлекләрен ачыклау буенча бербөтен система булдыру зарур.

Мәгариф системасының барлык баскычлары өчен төп тема булып балалар бакчасыннан һәм башлангыч сыйныфлардан ук балаларга дөрес һөнәри юнәлеш бирү тора. Биредә остазлык институты гаять әһәмиятле урын алып тора һәм аны актив рәвештә үстерергә кирәк. Югары уку йортлары, фәнни коллективлар һәм уңышлы компанияләр мәгариф оешмаларының партнерлары булырга тиеш.

Стратегик инициативалар агентлыгының «Төбәкләр өчен киләчәк кадрлары» проектын моңа уңай мисал буларак китерергә мөмкин.

Иҗади, креатив яшьләр аерым игътибар сорый. Алар алда торган бурычларны стандарт булмаган алымнар белән хәл итә, яшь буын фикеренә йогынты ясый.

Без алга таба да креатив индустрияләр үзәкләрен үстерергә, аларның вәкилләрен гамәлдәге мәдәни, мәгариф һәм яшьләр үзәкләре эшенә җәлеп итәргә, яңа иҗат продуктларын булдыру һәм тарату эшенә булышлык күрсәтергә тиеш.

Республикабызда талантлы яшьләр күп.

Татарстан мәктәпләре укучыларының әле күптән түгел генә халыкара олимпиадаларда җиңү яулавы белән горурланабыз! Алар арасында Рамазан Рәхмәтуллин информатика буенча алтын медальгә лаек булды, Кобелев Андрей химия буенча олимпиадада иң югары урынны яулады, Гайнетдинова Диана һәм Телешева Элина кызлар өчен Европа математика олимпиадасында иң яхшылардан дип танылды.

Балаларның һәм яшьләрнең уңышка ирешү юлына әзерлеге төрле яклы булырга тиеш. Мәгариф системасында һөнәри сыйфатлар белән беррәттән, баланың фәннәрдән тыш белем һәм күнекмәләрен формалаштыруга, аның шәхес буларак гармонияле үсешенә һәм тәрбия алуына зур игътибар бирү шарт.

Шунысы да гаять мөһим, укучыларда максатчанлык, аралаша белү, мөстәкыйльлек, җаваплылык хисе, четерекле хәлләрдән үзенчәлекле ысуллар белән чыга белү, шулай ук ватанпәрвәрлек һәм үзара ихтирамлы булу, намуслылык һәм гаделлек, чын дуслык һәм сүзеңдә тора белү кебек  сыйфатларны да үстерү кирәк.

Гомумән, мәгариф системасының барлык баскычлары да хәзерге икътисад ихтыяҗларына юнәлдерелгән булырга тиеш.

Ресурс үзәкләре оештыру мондый хезмәттәшлеккә нәтиҗәле мисал булып тора. Республикада аларның саны 31 гә җитте. Биредә иң яхшы уку-укыту, методика, кадрлар һәм матди-техник ресурслар тупланган, шулай ук WorldSkills югары стандартлары буенча белгечләр әзерләнә.

Эшне төгәл план буенча алып бару ресурс үзәкләренә ихтыяҗның тагын да артуына китерә. Киләсе елда тагын 6 үзәк ачылачак.

Мәгариф системасын һәм икътисадны интеграцияләүдә югары уку йортларына һәм фәнни оешмаларга зур роль бирелә, алар алдында фәнни эшчәнлекне һәм тикшеренү эшчәнлеген коммерцияләштерү бурычы тора.

Менә шундый гамәли тикшеренүләргә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенә быел беренче тапкыр дәүләт заказы формалаштырылды.

Моннан тыш, югары уку йортлары һәм фәнни оешмаларның заманча технологияләр һәм эшләнмәләр ягыннан реаль сектор белән берләшүен әле күптән түгел генә «Иннокам» ассоциациясе тарафыннан оештырылган «Инноскоп» порталы тәэмин итәргә тиеш. Татарстан предприятиеләре һәм югары уку йортларына әлеге ресурсның мөмкинлекләреннән актив файдаланырга кирәк.

Хезмәт базарын формалаштыру мәсьәләсе аерым игътибар таләп итә. Эш бирүчеләр тарафыннан тәкъдим ителгән эш урыннарының саны бүгенге көнгә 46 меңгә җитте, һәр өченче вакансия – җитештерүдә, авыл хуҗалыгында һәм төзелештә квалификацияле эшчеләргә, урта звено белгечләренә булган ихтыяҗ.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгына Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә һөнәри белем бирү оешмаларына студентлар кабул иткәндә контроль цифрлар формалаштырган вакытта моны истә тоту зарур.

Пенсия турында законнарга үзгәрешләр кертелү белән бәйле рәвештә пенсия яшенә җитмәгән кешеләрне эш белән тәэмин итү, аларны һөнәри яктан яңадан әзерләү һәм сәламәтләндерү мәсьәләләрен хәл итү өлешендә бик җитди эш алып бару таләп ителә.

Федераль законнарда эш бирүчеләрнең әлеге категория гражданнар өчен эш урыннарын саклап калуда җаваплылыгын кискен арттыру каралды һәм бу гражданнарга барлык федераль ташламалар да сакланып калды. Татарстанда да нәкъ шундый ук ташламалар кабул ителәчәк.

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советында әлеге мәсьәлә карап тикшереләчәк.

Кеше капиталын үстерүдә мөһим фактор һәм, һәркем өчен, һич шөбһәсез, иң кадерле нәрсә ул – сәламәтлек.

Халыкның гомер озынлыгын арттыру (илебез Президенты 2024 елга кадәр 78 яшь дип белдерде), кан әйләнеше системасы авыруларыннан һәм яман шеш авыруларыннан үлүчеләрнең санын киметү сәламәтлек саклау системасы өчен киләсе елларда өстенлекле бурыч булып тора.

Әлеге максатларда республикада тагын башлангыч дәрәҗәдә кан тамырларын тикшерү буенча ике үзәк ачу, гамәлдәге 18 үзәкне яңадан җиһазландыру, Республика онкология диспансерын реконструкцияләү, Чаллы һәм Әлмәт шәһәрләрендә аның ике филиалын, шулай ук Балалар онкогематология үзәген төзү планлаштырыла.

Моннан тыш, олы яшьтәге гражданнар өчен махсуслаштырылган медицина ярдәме үзәге – гериатрия хезмәте оештыру ихтыяҗы килеп туды.

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгына тиешле тәкъдимнәр әзерләүне йөклим.

Сәламәтлек саклау өлкәсендә профилактика һәм диспансеризация төп рольне уйнарга тиеш.

Ел саен бу максатка республика якынча 2 млрд сум бүлеп бирә.

Диспансеризация авыруны иртә ачыклауга, вакытында диспансер исәбенә куюга, квалификацияле дәвалауга юнәлгән булырга тиеш. Шуңа күрә аның сыйфатын күтәрү кирәк.

Моннан тыш, Хөкүмәткә һөнәр берлекләре белән бергәләп предприятиеләрдә аларның үз хезмәткәрләренең сәламәтлеген саклау өчен профилактик чаралар уздыру буенча бурычларын үтәү-үтәмәүләрен тикшерү эшен дәвам итәргә кирәк.

Медицина хезмәтләреннән файдаланучыларның санын арттыру өчен әлеге тармакта цифрлы технологияләр кертү буенча эшне активлаштыру шарт.

Медицина учреждениеләренең медицина тикшеренүләре буенча бердәм мәгълүмат базасын формалаштыру системасын эшләү кирәк. Хәзерге заман технологияләре ярдәмендә  моны башкару кыен түгел. Ләкин бүгенге көндә файдаланылучы күп кенә мәгълүмат системалары бер-берсе белән бәйләнмәгән, алар аерым-аерым эшли.

Хөкүмәткә әлеге мәсьәләне хәл итү буенча тиешле чаралар күрүне йөклим.

Хөрмәтле коллегалар!

Дөнья тәҗрибәсе шуны күрсәтә, сәламәтлекне саклау буенча иң яхшы профилактика чарасы – ул физик культура һәм спорт белән шөгыльләнү, сәламәт яшәү рәвеше алып бару. Моның өчен безнең республикада барлык шартлар да тудырылган.

Иң мөһиме, республикада булдырылган спорт инфраструктурасы нәтиҗәле эшләргә һәм югары күрсәткечләргә ирешүдә ярдәм итәргә тиеш. Бу массакүләм спортны үстерүгә дә, шулай ук спорт казанышларына кагыла.

Спорт объектларыннан бөтен кеше дә, шул исәптән балалар-яшүсмерләр спорт мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләр, пенсионерлар һәм сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикле кешеләр дә файдаланырга тиеш.

Шул ук вакытта студентлар спортын үстерү дә игътибар таләп итә. Моңа югары уку йортларында спорт клублары булдыру, студент лигалары санын  арттыру ярдәм итәчәк.

Республикада спорт хәрәкәтен популярлаштыруга Татарстан командалары ирешкән уңышлар да зур этәргеч бирә. «Ак барс» хоккей командасы өченче тапкыр Гагарин кубогын яулап алып, үз җанатарларын сөендерде, «Зенит» волейбол клубы унынчы тапкыр ил чемпионы булды! Бер сезон дәвамында безнең клуб үзе катнашкан барлык турнирларда, шул исәптән клублар арасында дөнья чемпионатында җиңү яулады. «Динамо Казан» командасы 15 нче тапкыр Чирәмдә хоккей буенча Россия чемпионы булды. Һәм, әлбәттә, безнең «КАМАЗ-Мастер»ның уңышлары!

Һичшиксез, яшь буын өчен мондый зур җиңүләр спорт белән шөгыльләнүгә иң яхшы этәргеч булып тора.

Яшь спортчыларның югары күрсәткечләргә ирешүе өчен уңайлы шартлар булдыру – Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы бурычы. Балаларны кече яшьтән үк әзерли башлау өчен планлы, системалы эш алып бару сорала.

Без илебезнең җыелма командасы составына тагын да күбрәк Татарстан спортчылары кертелсен өчен тырышырга тиеш.

Балаларның җәйге сәламәтләндерү ялы мәсьәләсенә аерым тукталып үтәсем килә. Киләсе елдан без өч елга исәпләнгән яңа шәһәр яны балалар сәламәтләндерү лагерьларын яңарту программасын башлап җибәрәбез, әлеге лагерьларның саны республикада – 146. Аларның бик күбесенең торышы канәгатьләндерерлек түгел.

Әлеге программаны гамәлгә ашыру яшь буынга ял итү өчен заманча, уңайлы шартлар тудыру мөмкинлеге бирәчәк.

Программа биналарны капиталь төзекләндерү һәм реконструкцияләү, заманча күпфункцияле модуль үзәкләре һәм корпуслар төзү, мәдәни-спорт мәйданчыклары булдыру, коммуналь челтәрләрне яңарту, эчке юлларны һәм лагерьларга илтә торган юлларны төзү һәм реконструкцияләүне үз эченә ала.

Спорт, иҗат һәм балалар үсеше өчен кирәкле башка юнәлешләрдә шөгыльләнү өчен шартлар булдыруга аерым игътибар биреләчәк.

Тагын бер кат басым ясап әйтәм, балаларны сәламәтләндерү – ул комплекслы бурыч. Монда әһәмияте булмаган нәрсәләр юк. Сүз безнең балаларыбызның киләчәге турында бара, ә, бу инде, тулаем республиканың киләчәге дигән сүз.

Хөрмәтле татарстанлылар!

Лев Толстой елы уңаеннан үземнең чыгышымны бөек классикның сүзләре белән тәмамлыйсым килә: «Орлык җиргә төшә дә күмелә, ә тиздән шул орлыктан зур агач үсеп чыга. Фикер дә шулай, ул күренми, әмма кешелек дөньясындагы иң күренекле вакыйгаларның нигезендә нәкъ менә фикер ята».

Чыннан да, моннан берничә еллар элек шундый амбицияле һәм чынга ашмастай булып тоелган идеяләрне бүген без инде тормышка ашырдык.  Кичәге хыял-омтылышларыбыз бүген – чынбарлык.

Бүгенге көндә әле күңел түрендә генә йөрткән иң кыю, иң тәвәккәл планнарыбызны, һичшиксез, якын киләчәктә тормышка ашырырбыз, дип ышанып калам. Иң мөһиме, үз-үзеңә ышанырга, үзгәрешләрдән курыкмаска һәм нык адымнар белән үз максатыңа барырга!

Уңышка ирешү өчен без яңача фикер йөртергә, белемне камилләштерергә, кыю эш итәргә тиеш.

Максатыгызга ирешкәч тә, беркайчан да туктап калмагыз! Һәрвакыт алга барыгыз!

Барысы да безнең кулда! Без булдырабыз!».


ТР Президенты Матбугат хезмәте.