Алексей Песошин Казанның Фучик урамында яңартылган бульвар ачылышында катнашты

21.09.2018

Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм шәһәр башлыгы Илсур Метшин Казанның Фучик урамында яңартылган бульвар ачылышында катнашты.

Бульвар Татарстан Республикасының җәмәгать урыннарын үстерү программасы кысаларында төзекләндерелде.

Проектның авторлары - Казан мэриясе каршындагы иҗади төркем. Архитекторлар өчен бульварны балалар өчен дә, өлкән буын өчен дә уңайлы итеп эшләү мөһим була.

Проектның нигезендә “Өйгә рәхим итегез!” дигән концепция ята. Мәсәлән, урам фонарьлары торшер формасында эшләнгән, ә эскәмияләр өйдәге диваннарны хәтерләтә.

Бульвар территориясендә балалар мәйданчыгы һәм шулай ук сәламәтлеге чикле булган кешеләр өчен уңайлы ял итү шартлары бар.

Моннан тыш, бульвар тирәсендәге йортларның ишегаллары да төзекләндерелгән. Йорт стеналарына төрле кошлар һәм чәчәкләр рәсемнәре ясалган.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте