Рөстәм Миңнеханов Нидерланд Корольлегенең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Регина Вероника Мария Джонс-Бос белән очрашты

21.09.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Нидерланд Корольлегенең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Регина Вероника Мария Джонс-Бос ханым белән очрашты.  

Очрашу Казан Кремлендә узды.

Искәртәбез, Казанга берничә Голландия компанисе вәкилләреннән торган делегация килде, шул исәптән Tebodin компаниясе (халыкара инжиниринг һәм консалтинг компаниясе), Philips компаниясе, Nuffic Neso (мәгариф өлкәсендә халыкара хезмәттәшлекне оештыру) компаниясе, TomTom компаниясе (автомобильләр өчен җайланмалар һәм персональ GPS-навигацияләр китереп тору), Rijk Zwaan Rus компаниясе (ябык  грунт өчен яшелчә орлыклары җитештерү), FDRL – Dutch Russian Livestock Foundation (сөт терлекчелеге өлкәсендә консультацион хезмәт күрсәтүләр), Meyn Food Processing Technology B.V. (кош итен эшкәртү өчен җайланмалар), C. van't Riet Dairy Technology BV (сөт җитештерү өчен җайланмалар), Atelier PRO (архитектура компаниясе) компаниясе, UMC expert компаниясе (медицина тикшеренүләре), Flight Simulation Company BV компаниясе (симуляторларда пилотлыкка өйрәтү) һәм башкалар.

Очрашуда Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Нидерланд Корольлегенең Россиядәге Илчесе Регина Джонс-Бос белән Гайдар форумында Нидерланд бизнес-миссиясенең Татарстанга эш сәфәре турында сөйләшенгән булган.  

Без Нидерланд компанияләре белән эшлекле мөнәсәбәтләрне үстерергә телибез, диде Рөстәм Миңнеханов. 

Аннары компанияләр вәкилләре үз эшчәнлекләре турында сөйләделәр.

Регина Вероника Мария Джонс-Бос ханым хәбәр иткәнчә, Нидерланд делегациясе Татарстан Республикасы Юллар хуҗалыгы һәм транспорт министрлыгында, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгында очрашулар уздырганнар, шулай ук кунаклар Казандагы онкология үзәгендә булганнар.  

Искәртәбез, Татарстан белән Нидерланд арасында үткән ел йомгаклары буенча товар әйләнеше 2 млрд. долларга җиткән, үткән елның шушы чорына карата 25 процентка артык.   

Хезмәттәшлек өчен перспектив юнәлешләр – Нидерландка нефть химиясе һәм машина төзелеше продукциясен китереп тору, Philips, DSM компанияләре белән хезмәттәшлекне киңәйтү, суднолар төзелеше һәм автомобиль төзелеше өлкәсендә кооперация, шулай ук авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү өлкәсендә уртак предприятиеләр булдыру.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.