Бүген кич Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Турис Республикасына кыска вакытлы эш сәфәренә килде. Тунис халыкара аэропортында аны Тунис сәүдә министры Омар Бехи, Тунис провинциясе губернаторы Шедли Буаллег, Россиянең Туниста илчесе Сергей Николаев каршы алдылар.
Визиты кысаларында иртәгә Рөстәм Миңнехановның Тунис сәүдә министры Омар Бехи белән очрашуы, "Татарстан-Тунис" эшлекле форумында катнашуы һәм Тунис туризм һәм һөнәрләр министры Сельма Эллуми Рекик белән очрашуы планлаштырыла.
Көннең икенче яртысында Хөкүмәт Йортында Тунис Премьер-министры Йосыф Шахед белән очрашуы көтелә. Очрашуларда илләр мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан Республикасы белән сәүдә-икътисадый һәм мәдәни багланышлары мөмкинлекләре турында сүз барачак.