Татарстан Президенты Тунис сәүдә министры белән очрашты һәм эшлекле форум үткәрде

16.10.2018

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Тунис Республикасына эш визиты Тунис сәүдә министры Омар Бехи белән очрашудан башланды. 

"Татарстан Республикасы - Россиянең алдынгы һәм сәнәгый үскән төбәкләренең берсе. Республиканың яртысыннан артыгы мөселманнар. Безнең төбәк Россия Федерациясе белән Тунис Республикасы арасындагы мөнәсәбәтләргә үз өлешен кертә, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Без Туниска икътисадый хезмәттәшлекнең яңа мөмкинлекләрен ачыкларга килдек, һәм сезгә эшлекле элемтәләрне киңәйтергә ярдәм итсәгез, рәхмәтле булыр иде. Төньяк Африка һәм Мәгъриб илләрендә республикабызның югары технологияле продукциясе билгеле, бу - "КАМАЗ" йөк машиналары, вертолетлар һәм башкалар", - диде ул министр белән әңгәмә барышында. 

Омар Бехи сүзләренчә, белеме буенча ул - авыл хуҗалыгы инженеры һәм бу вазифага кадәр авыл хуҗалыгы, су ресурслары һәм балыкчылык министрлыгында эшләгән. Рөстәм Миңнеханов җавп итеп билгеләгәнчә, Татарстан - Россиянең җерлекчелек һәм игенчелек өлкәсендә дә алдынгы төбәкләренең берсе. Ул авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек өлкәсендә хезмәттәшлекне дә тәкъдим итте. 

Шуннан үзара хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында әңгәмәне "Татарстан-Тунис" бизнес-форумы барышында дәвам иттеләр. 

Тунис эшкуарларына һәм ил җитәкчелегенә ТР Президенты Татарстанга карата игътибарлары өчен рәхмәтен белдерде. «Сәфәр барышында эшлекле даирәләр хезмәттәшлек өчен яңа юнәлешләр ачар һәм уртак проектлар хакында килешүләр төзер дип өметләнәбез», - диде Рөстәм Миңнеханов. "Кызганычка каршы, Татарстан белән Тунис арасындагы товар әйләнеше бик югары түгел. Ул 4,5 миллион долларга якын тәшкил итә. Бу күрсәткеч булган мөмкинлекләргә туры килми. Уртак эшне көчәйтергә кирәк», - диде ТР Президенты.

Татарстан Президенты Тунис эшкуарларын 2019 елда узачак "Россия - ислам дөньясы: KazanSummit" халыкара икътисадый саммитына Татарстанга чакырды. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте.