Бүген кич Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Каһирәдә Россия фән һәм мәдәният үзәге белән янәшә бакчада шәрыкне өйрәнү буенча күренекле галим һәм сәяси эшлекле Евгений Примаков бюстын ачу тантанасында катнашты. Чара Мисыр Гарәп Республикасында Россотрудничество вәкиллеге тарафыннан оештырылган иде.
Беренче сүз Татарстан Республикасы Президенты, «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеме рәисе Рөстәм Миңнехановка бирелде. «Бүген без бөек рус дәүләт һәм сәяси эшлеклесе, легендар шәхес – Евгений Максимович Примаковка бюст ачабыз. Бу чара безнең илләр арасында дипломатик мөнәсәбәтләр урнашуга 75 ел тулган елда узу – күркәм күренеш. Чит илләрдә беренче бюст ачу нәкъ менә Мисырда уза. «Шунысын да билгеләп үтәсем килә, Евгений Максимович һәм Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәрип улы – «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркемен төзүдә башлап йөрүчеләр булдылар».
Тантанада тагын Россиянең Мисырдагы вакытлы ышанычлы вәкиле Светлана Зубова, Мисырның Халыкара эшләр Советы директоры һәм «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеме әгъзасы Иззат Саад, «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеме координаторы Вениамин Попов һәм Е.М. Примаковның «Конфиденциально. Ближний Восток на сцене и за кулисами» китабын гарәпчәгә тәрҗемә итүче Нәбиль Раушән да катнашты.
Көн азагында Рөстәм Миңнеханов күренекле Мисыр тележурналисты, «TEN TV» (Tahrir Egyptian Network) телеканалы җитәкчесе, каналның төп актуаль сәяси һәм халыкара вакыйгалар турындагы «Раʼи Аам» (Иҗтимагый фикер) дигән көндәлек тапшыруларын алып баручы Әмро Әбд Әль-Хәмидкә интервью бирде.