Рөстәм Миңнеханов Goetzpartners компаниясе һәм Deutsche Invest Capital Partners турыдан-туры инвестицияләр фонды вәкилләре белән очрашты

17.10.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Goetzpartners компаниясен һәм Deutsche Invest Capital Partners турыдан-туры инвестицияләр фондын гамәлгә куючысы Штефан Гетц белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.  

Goetzpartners компаниясе һәм Deutsche Invest Capital Partners турыдан-туры инвестицияләр фонды вәкилләре фонд һәм аның үсеш перспективалары турында сөйләделәр.  

Аннары яклар үзара файдалы хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында фикер алыштылар, тулаем инвестицион эшчәнлеккә кагылышлы башка мәсьәләләрне дә кузгаттылар.  


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.