Яңалыклар

19.11.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Уралэнергострой» УК» генераль директоы Виктор Суруда белән очрашты. 

Яклар киләчәк хезмәттәшлек перспективалары турында, аерым алганда,  республиканың энергетика инфраструктурасы өлкәсендә.

17.11.2018

Татарстан Республикасы Дәүләт Советына 2019 елдагы сайлаулар алдыннан «Бердәм Россия» партиясе барлык негатив факторларны да исәпкә алырга тиеш, шул исәптән кайбер Көнбатыш илләре тарафыннан Россиягә икътисадый басымны да. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Бердәм Россия» БСП ТТБ конференциясендә хәбәр итте.

17.11.2018

Күп фатирлы йортларга капиталь ремонт ясаганда түбә ябу һәм фасад эшләре көзге-кышкы чорга күчерелмәскә тиеш. Моның өчен үз вакытында аукционнар уздырырга һәм проект документациясен әзерләргә кирәк. Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә шундый бурыч куйды. 

17.11.2018

2018 елның 10 аенда ТРның авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре сатып алу бәяләре түбән булу сәбәпле, хуҗалык кереме кимүгә карамастан, ит, сөт һәм йомырка җитештерүне арттырган. Бу хакта бүген Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте. 

17.11.2018

Бүген республика дәүләт аппаратының профессиональ үсеше системасында әһәмиятле чарасы булган Иң яхшы дәүләт граждан хезмәткәре республика конкурсының нәтиҗәләре чыгарылды. 

 

17.11.2018

Бүген “Казан” халыкара аэропортында “Боинг-737” очкычы авиаһәлакәте корбаннарын искә алуга багышланган матәм митингы узды.

Бу чарада ТР Премьер-министры вазифаларын башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин, ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, Лаеш муниципаль районы башлыгы Михаил Афанасьев, һәлак булганнарның туганнары һәм якыннары катнашты.

16.11.2018

Утырыш ТР Хөкүмәте йортында узды. Аны ТР Премьер-министры вазифаларын башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин уздырды. Бу чарада ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, ТР Премьер-министры урынбасары -ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев һәм ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, шулай ук министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре катнашты.

16.11.2018

Татарстан Республикасы җәмәгатьчелеге зур югалту кичерде, диелә рәсми некролог текстында.

2018 елның 16 ноябрендә 80 нче яшендә авырудан соң Сәкинә Шакир кызы Шәймиева, Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе тормыш иптәше, вафат булды. 

16.11.2018

Шэньчжэньдә Кытайның Huawei компаниясе штаб-квартирасында Татарстан белән Huawei арасында хезмәттәшлек турында берничә документ имзаланды. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм  Huawei вице-президент госпожа Эми Лиин ханым катнашты. 

16.11.2018

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов куркынычсызлыкны тәэмин итү өлкәсендә Huawei компаниясенең соңгы яңалыклары белән танышты. Рөстәм Миңнеханов рәсми визит белән Кытайның Шэньчжэн шәһәрендә.

 

Битләр: << 921 922 923 924 925 926 927 928 ( 929 ) 930 >>