Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге каршындагы медиаклуб утырышында катнаша. Очрашуда йөзләп журналист катнаша.
Медиаклуб 2010 елныж декабрь аенда оештырылган. Ул Мәскәү һәм федераль массакүләм чараларының йөзләп вәкилен берләштерә: чыгышлары белән Татарстаннан булганнары, Россиянең башка төбәкләрендәге татарлар, республикада төрле вакытта укыган һәм эшләгән журналистлар.
Медиаклуб Татарстан икътисады үсешенә ярдәм итәрлек иҗтимагый инициативаларга, республика проектларын гамәлгә ашыруда ярдәм, шул исәптән милли мәдәниятны һәм телне саклауда ярдәм максатыннан оештырылды.
Бүген бишенче утырыш була, моңарчы 2010, 2012, 2015 һәм 2017 елларда булган.