Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген “Ел җитәкчесе - 2018” республика конкурсының комиссия утырышын уздырды.
Утырыш ТР Хөкүмәте йортында узды.
Алексей Песошин хәбәр иткәнчә, министрлыклар һәм ведомстволар, муниципаль берәмлекләр, эш җирүче берләшмәләр һәм Татарстан Профсоюзлар федерациясе тәкъдимнәре буенча конкурста катнашу өчен 103 кеше гариза биргән.
Конкурста предприятиеләрнең 85 җитәкчесе катнашачак.
Төп докладны Татарстан икътисад министры Фәрит Әбделганиев ясады. Ул, аерым алганда, быел бәйгедә яңа “Балалар техник иҗатын үстерүдә катнашу өчен” һәм “Предприятиенең цифрлы трансформациясе өчен” номинацияләре кертелүен хәбәр итте.
“Ел җитәкчесе – 2018” конкурсында барлыгы 10 номинация билгеләнгән.
Утырыш барышында конкурс лауреаты исеменә кандидатлар турында фикер алыштылар. Конкурс комиссиясе әгъзалары үзләренең тәкъдимнәрен җиткерделәр.
Белешмә өчен:
Конкурс 2002 елдан уздырыла.
Һәр номинация конкурс лауреатларына Татарстан Премьер-министры имзалаган диплом, күкрәк билгесе һәм конкурс логотибы тапшырыла.