Яңалыклар

27.11.2018

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев Дәүләт корпорациясе күзәтчелек советы – Торак- коммуналь хуҗалыгын реформалаштыруга ярдәм фонды рәисе Сергей Степашин белән очрашты. Сергей Степашинны Торак- коммуналь хуҗалыгын реформалаштыруга ярдәм фонды генераль директоры Константин Цицин, юридик фәннәр докторы, профессор, отставкадагы Россия Югары Арбитраж суды рәисе урынбасары Василий Витрянский озата йөрде.  

27.11.2018

Татарстанда WorldSkills Russia төбәк чемпионатында 16 – 22 яшьлек катнашучылар арасында Казан алда бара. Республика башкаласы катнашучылары 170 медаль яулады. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Премьер-министры урынбасары -Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов хәбәр итте.

27.11.2018

Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә "Татнефть" ГАҖ Директорлар советы утырышы узды. 

27.11.2018

Бүген Казан ратушасында "Татарстан Республикасының ел юристы" премиясен һәм Габриэль Шершеневич исемендәге Бөтенроссия юридик премияне тапшыру тантанасы узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Юристлар ассоциациясе рәистәшләре Сергей Степашин һәм Павел Крашенников, Казан мэры Илсур Метшин, "Россия Юристлар ассоциациясе"нең Татарстан региональ бүлеге рәисе Илдар Халиков катнаштылар. 

27.11.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов дәүләт корпорациясе – ТКХ реформалауга ярдәм фондының Күзәтүчеләр советы рәисе Сергей Степашин белән очрашты. 

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

26.11.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Уэльсның Беренче министры Каруин Джонс белән очрашты. Очрашу Татарстан делегациясенең Лондонга эш сәфәре кысаларында узды.

ТР Президенты ассызыклаганча, Уэльс – Бөекбританиянең бай тарихы һәм традицияләре булган иң кызыклы һәм матур төбәкләреннән берсе. Икътисадының төп секторлары – файдалы казылмалар чыгару сәнәгате, металлургия, нефть эшкәртү һәм нефть химиясе, авыл хуҗалыгы.

26.11.2018

Лондонга эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов илнең Парламент бинасында булды һәм Британия парламентарийлары белән очрашты. Очрашуда шулай ук Ульяновск өлкәсе губернаторы Сергей Морозов та катнашты.

26.11.2018

Бүген Мәскәүдә Россия Регби федерациясе югары советы утырышы узды. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты, ул ТР Регби федерациясен җитәкли.

26.11.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Лондонга эш сәфәре кысаларында берничә компания җитәкчелеге белән очрашу уздырды.  

Татарстан Республикасы Президентының Европа һәм Африка буенча National Geographic Partners компаниясенең өлкән вице-президенты Аннабел Канвелл ханым белән очрашуының темасы туризм өлкәсе булды.

26.11.2018

Бүген Лондонда IV Россия-Британия бизнес-форумы кысаларында «АГРОСИЛА» Татарстан компаниясе һәм Британия «Househam» компаниясе арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Документка Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов барында кул куелды.   

Битләр: << 921 922 923 924 ( 925 ) 926 927 928 929 930 >>