Бүген Казан Кремлендә Россия Федерациясе Конституциясе 25 еллыгы уңыеннан Татарстан Республикасы Рөстәм Миңнеханов исеменнән тантаналы кабул итү чарасы узды.
Рөстәм Миңнеханов чыгышында билгеләгәнчә, Россия Федерациясе Конституциясен кабул итү илнең көчле иҗтимагый үсешен тотрыкландыруга ярдәм итте.
Контитуция икътисадый һәм сәяси системага хокукый нигез салды, диде Рөстәм Миңнеханов, гражданнарның төп хокукларын һәм ирекләрен игълан итте, дөньядагы иң яхшы тәҗрибәләрне үз эченә алды.
Россия Федерациясе субъектлары өчен Конституциянең федерализм нигезләрен булдыра торган, аларның статусын һәм вәкаләтләрен билгели торган нигезләмәләре мөһим, дип өстәде ул.
"Закон тарафыннан бирелгән киң хокукларга таянып, Татарстан икътисад һәм социаль өлкәне үстерүдә, барлык халыкларның мәдәниятен, милләтара һәм конфессияара татулыкны саклап калуда, гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүдә сизелерлек уңышларга иреште. Болар барысы да республиканы яшәү һәм эшләү, туризм һәм инвестицияләр өчен җәлеп итә», - дип билгеләп үтте ТР Президенты.
«Без илебезнең барлык төбәкләре белән дустанә мөнәсәбәттә булуыбызга бик шат. Лидерыбыз — Россия Президенты Владимир Путинга безнең инициативаларга һәм проектларга һәрьяклап ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәтлебез", - дип сүзен йомгаклады Рөстәм Миңнеханов.