Валентина Матвиенко Рөстәм Миңнехановка Совет Федерациясенең "Парламентчылыкны үстерүдә казанышлар өчен" мактаулы тамгасын тапшырды

11.12.2018

Бүген Россия Федераль Собраниесе Федерация Советында "Россия Федерациясе субъекты" кысаларында Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеше мәсьәләләре турында фикер алыштылар. 

Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко чыгышында билгеләгәнчә, Татарстан - Россия Федерациясенед уңышлы төбәкләренең берсе. Аның сүзләренчә, уңышның нигезе республикада һәр яшәүче кешенең хезмәтендә. Валентина Матвиенко шулай ук ассызыклаганча, Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев нәтиҗәле дәүләт идарәсенә нигез сала алды, һәм регионның хәзерге башлыгы үсешне дәвам итте. 

"Күп юнәлешләр буенча Татарстан - алдынгы регион", - диде Валентина Матвиенко. Аерым алганда, бу социаль-икътисадый өлкәне цифрлаштыруга кагыла. Республикада яшәүчеләрнең 80 процентыннан артыгы дәүләт һәм муниципаль хезмәтне электрон формада алалар - бу илдәге иң яхшы күрсәткечләрнең берсе. 

Совет Федерациясе Рәисе сүзләренчә, төбәктә инновацион эшчәнлек өчен тармаклы инфраструктура булдырылган. Үсеншең төп нокталарының берсе, һәм бу Татарстан өчен генә түгел, ә бөтен ил өчен, "Иннокам" Кама инновацион территориаль җитештерү кластеры булды. Төбәкнең югары технологияле үсешенә көчле этәргеч "Алабуга" махсус икътисадый зонасы бирә, ул иң яхшы махсус икътисадый зоналарының глобаль рейтингына керә, диде Валентина Матвиенко. 

"Республикада Европадагы иң зур нефть химиясе компанияләренең берсе эшли. Биредә Россиядәге авыр йөк машиналарының яртысыннан артыгы, һәр өченче корабль, шулай ук соңгы буын стратегик бомбардировщиклары җитештерелә", - дип ассызыклады Валентина Матвиенко. Шул ук вакытта югары технологияләр куллану исәбенә республика нефть-газ чыгару өлкәсендә лидерларның берсе. 

Республиканың һәм бөтен Россиянең визит карточкаларыны берсе - легендар "КАМАЗ" компаниясе, ул киләсе елга ярты гасырлык юбилеен билгели, дип искәртте ФС Рәисе. 

"Татарстан инвестицияләр өчен иң уңай төбәкләр арасында. Күптән түгел Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы Берләшкән Милләтләр Оешмасы тарафыннан дөньяда иң яхшыларның берсе дип танылды", - диде Валентина Матвиенко. 

Шулай ук Валентина Матвиенко билгеләгәнчә, соңгы вакытта төп капиталга инвестицияләр динамикасы акрынайса да, аларның республикадагы тулаем региналь продуктта өлешләре торыклырәвештә 30 процент тирәсендә кала, бу уртача илдәге крсәткечтән сизелерлек артык. 

Ул шулай ук Татарстанның бюджет белән тәэмин ителеш дәрәҗәсе буенча лидерлар арасында булуын һәм донор төбәк булуын искәртте. Һәм бурыч йөкләнешен киметү әһәмиятен ассызыклады. 

Валентина Матвиенко сүзләренчә, республикада халыклар мәдәниятын, гореф-гадәтләрен һәм һөнәрләрен саклауга аеруча игътибар итә. Әйтик, борынгы бәйрәм Сабантуй Татарстанда дәүләт статусына ия. "Әлеге кхп милләтле төбәктә милләтара, динара тынычлык һәм тату тормыш саклануы мөһим. Бу тотрыклылыкның төп нигезе", - диде ФС Рәисе. 

Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов төбәкнең дәвамлы үсеше юнәлешләре 2030 елга кадәр Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеше Стратегиясендә билгеләнгән. "Төп бурыч - тулаем региональ продукт күләмен биш триллион сум күләмендә тәэмин итү". 

Ул ассызыклаганча, Татарстан үсеше Стратегиясенең үзәктәге максаты - гражданнар тормышы сыйфатын үстерү. 

Валентина Матвиенко Рөстәм Миңнехановка Совет Федерациясенең "Парламентчылыкны үстерүдә казанышлар өчен" мактаулы знагын тапшырды. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Россия ФС Федерация Советы Рәисе Рәхмәтенә лаеклы булды. 


РФ ФС Федерация Советы матбугат хезмәте